news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гөлүсә Закирова авыл тарихын язучылар юридик яктан якланмаган дип саный

Безне судка бирә алалар, ди авыл тарихлары буенча дүрт китап чыгарган автор.

Гөлүсә Закирова авыл тарихын язучылар юридик яктан якланмаган дип саный
Салават Камалетдинов

(Казан, 2 март, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Авыл тарихын язучылар юридик яктан якланмаган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына язучы, журналист, авыл тарихлары буенча дүрт китап авторы Гөлүсә Закирова әйтте.

“Авыллар тарихын өйрәнгән дүрт китабым дөнья күрде, тагын икесе басмага әзерләнә. Болар: Арча районы Шушмабаш авылы, Актаныш районы Куян авылы, Алабуга районы Морт авылы, Әлки районы Карга авылы, Апас районы Кече Болгаер авылы һәм Саба районының Өчнарат, Иске Икшермә, Татар Икшермәсе авыллары, - ди Гөлүсә Закирова. - Китап язуның мәшәкатьләре бар, югыйсә бөтен кеше язар иде аны. Архив тузанын йоту рәхәт эш түгел. Ярый ла, интегә-интегә утырып, шуннан кирәкле берәр документ чыкса. Кайбер көннәрдә документларга заказ бирәсең, ачасың, әмма кыйммәтле мәгълүматлар юк. Ләкин шуларны актармый гына булмый, бармактан суырып алып яза торган нәрсә түгел бит. Берсендә бер автордан: “Алтын Урда чорына кадәр төшкәнсез, мәгълүматларны нинди чыганаклардан алдың?” - дип сорагач, “Аның берние дә юк, борынгы тарих китапларыбыз бар бит, шуларны үзең язган авыллар яссылыгына гына күчерәсең дә...” - дигән иде. Шаярткандыр, дип уйлап калдым”.

Гөлүсә Закирова шулай ук, төбәкчеләрнең хокуклары тәгаенләнмәгән дип тә саный.

“Авыл тарихын язучылар юридик яктан да якланмаган, - ди Г.Закирова. -Төбәккә кайтып, кешеләрдән мәгълүмат җыясың, алар исеменнән аны китабыңа кертәсең. Соңыннан мәгълүмат бирүче кеше, юк, мин алай әйтмәдем, дияргә дә мөмкин. Әгәр “боларны мин сөйләдем, басарга рөхсәт” дигән имзасы белән нотариаль ныгытылган кәгазең юк икән, ул сине, законнар буенча, судка да бирә ала. Заказ белән язуның күңел хакына, намусың кушканга, үз авылың тарихын бушка язудан бер генә аермасы да юк. Чөнки аңа карап кына, синең өстән җаваплылык төшми. Никадәр китап туплап (ә бит ул минем ялларым, кеше телевизор караганда, яки төннәрен тәмләп йоклаганда, документлар өйрәнеп, хәреф чүпләп утыру да), аларның берсе дә, менә син булдыргансың, медаль бирәбез, дигән сүз ишетү өчен эшләнми. Кемнеңдер калебен кузгатып – йөрәген лепердәтеп тамырларына борылып карарга этәргәнмен икән, мең разый”.

Авыл тарихын язганда нинди методикага таянырга, эшне нәрсәдән башларга? Боларга җавапны “Интертат.ру” электрон газетасыннан тулырак укырга мөмкин булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100