news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гөлүсә Шаһбан "Әдәби алан" клубында үзенең тормыш юлы турында сөйләгән

Гөлүсә Шаһбан "Бер кайтырмын", "Гомерем минем", "Төшләремдә күрдем әнкәемне" шигырьләрен ире Закир Шаһбан исеменнән язган.

Гөлүсә Шаһбан "Әдәби алан" клубында үзенең тормыш юлы турында сөйләгән
kitaphane.tatarstan.ru

(Казан, 2 апрель, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә эшли торган "Әдәби алан" клубының чираттагы утырышына шагыйрә, җырлар авторы Гөлүсә Шаһбан килгән. Ул биредә үзенең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләгән. Бу турыда Милли китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Аның шигырьләре туган җирне, тормышны яратуга, гаиләгә, мәхәббәткә багышланган. Шулар арасында тормыш иптәше, танылган җырчы Закир Шаһбанга булган ихлас мәхәббәтен чагылдырган шигырьләре аерым урын алып тора", диелгән әлеге хәбәрдә.

Закир Шаһбан исеменнән язылган "Бер кайтырмын", "Гомерем минем", "Төшләремдә күрдем әнкәемне" шигырьләрендә автор күрү сәләтеннән мәхрүм җырчының хис-кичерешләре тирәнлеген ачкан. Кичәдә авторның шигырьләре укылды, җыр язмалары тыңланды. Һәр бирелгән сорауга Гөлүсә Шаһбан тулы, эчкерсез җавапларын ирештерде, дип язылган әлеге хәбәрдә.

"Әдәби алан" клубында катнашучылар шагыйрәгә ихлас теләкләрен шигъри юллар аша әйткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100