Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Г.Кариев театрында “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” тамашасының пресс-спектакле күрсәтелде
Спектакльнең режиссеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов әлеге әкият гаилә белән карау өчен туры килә, дип саный.
(Казан, 20 декабрь,”Татар-информ”, Миләүшә Гафурова). 20 декабрь көнне Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театрында “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” спектакленең премьерасы узачак. Кичә тамашаның пресс-спектакле күрсәтелде. Спектакль барышын күзәтүчеләр арасында “Татар-информ” хәбәрчесе дә бар иде.
Тамаша Кейт Дикамилло әсәре буенча сәхнәләштерелгән. Спектакльнең режиссеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов әлеге әкият гаилә белән карау өчен туры килә, дип саный.
“Материал үзебезнеке түгел – катлаулы, аның бирелеше дә бик авыр, мондый материал театрыбызга кирәк. Минем улыма 8 яшь. Аның белән татар әкиятләрен, мифологияне укып бетердек, шуннан Америка язучыларына күчтек. Ольга Варшавер тәрҗемәсендә Кейт Дикамилло әкиятләре очрады. Куян Эдвард тарихы улыма ошады. Аның күңеленә үтте, димәк, бу материал – безнең өчен. “Нәрсә турында бу, улым?” – дип мин аннан сорадым. “Әти, бу ярату көче турында,” – дип җавап бирде. Әсәрнең идеясен шулай итеп билгеләп, минем өчен ул әлеге спектакль идеясен тапты”.
Тамашачыларда спектакльнең Америка язучысы әсәренә куелуы сорау уятты. Ни өчен татар пьесасын сайламавын Ренат Әюпов үзенчә аңлатты.
“Хәзер безгә төрләнергә кирәк. Замана үзгәрә, безнең артка басып киләләр. 90 процент спектакльләр бездә татар драматургиясенә корылган, шуңа күпмедер яңалык, башка әсәрләр кирәк иде. Сценарий эзләгәндә, бик күп матур тәрҗемәләр очрады. Без татар драматургиясеннән баш тартабыз дигән сүз түгел, ул яктан берни дә үзгәрми, бары тик яңа сулышлы чит ил әсәрләре генә өстәлә”.
Спектакль нигезендәге әкият – ташаяк курчак турында. Тамаша балалар һәм үсмерләр өчен куела. Дуслык, мәхәббәт, тәккәберлек турында уйланырга чакыра. Әсәрнең татар теленә тәрҗемәсен танылган Мәскәү язучысы, шагыйрә Нәзифә Кәримова ясаган. Сәхнә, костюмнар буенча рәссам – Иршат Азиханов. Спектакльнең балетмейстеры – танылган балет артисты, хореограф, актер Нурбәк Батулла. Музыка спектакльнең режиссеры тарафыннан җыелган, Ренат Әюповның үз фикере буенча, “онытылган, таныла алмыйча калган көйләр”. Төп рольне күптән түгел Казан театр училищесен тәмамлаган яшь актер Булат Гатауллин башкара. Спектакль 1 сәгать 15 минут дәвам итә.
Театр тәнкыйтьчесе Нияз Игламов тамашачылар һәм оештыручыларга әлеге спектакльгә карата булган фикерләрен җиткерде.
“Спектакльнең Кейт Дикамилло әсәре буенча куелуы бик яхшы. Рус, татар әдәбиятындагы әсәрләр, 20нче гасырның беренче яртысын карамаганда, рухи яктан искергәннәр. Алар балаларга кызык түгел, барыбер чит ил язучыларына күчәсең. Кейт Дикамилло заманча яза, аны балаларга укырга да күңелле. Әкият нигезендә бик күп проблемалар ята: дуслык, мәхәббәт, тугрылык.. Беркем дә нотык укымый, барысы да хәрәкәт барышында аңлашыла. Сектакльне рәссам, хореограф, бигрәк тә режиссерның зур уңышы дип саныйм. Миңа бигрәк тә музыка ошады. Бераз онытылган, балаларга таныш булмаган көйләр аеруча көчле тәэсир итә, чөнки бу көн саен телевизордан ишетелгән көйләр түгел. Әлеге спектакльне 5-6 тапкыр караганым бар, һәм бу куелыш ул МХАТныкыннан ким түгел”.
Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театрының директоры Мансур Ярмиев театрда татар теленә бәйле вәзгыятьнең үзен бик сөендерүен әйтте.
“Элек безгә хәтта русча уйнарга кушалар иде. Бүген бер генә кешенең дә “Русча уйнагыз!” дип әйткәне юк. Рус балалары киләләр, карыйлар, хәтта тәрҗемә сораучылар да бик сирәк...”
Кариев театры тарафыннан “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” спектакленнән тыш Владимир Илюхов әсәре буенча яшь режиссер Эльдар Гатауллин җитәкчелегендә куелган “Саранлыктан дәва” исемле интерактив музыкаль әкият тәкъдим ителде. “Татнефть” компаниясенең иҗтимагый проектында “Экология” номинациясе буенча грант откан әлеге сценарий Кариев театры яңа ел алдыннан тәкъдим иткән тагы бер премьера булып тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз