news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Г. Кариев театры Әзербәйҗан эпосы буенча эшләнгән спектакль сәхнәләштерә

Театр сезонын алар “Галиябану” спектакле белән ача

 (Казан, 29 сентябрь, “Татар-информ”). Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры Әзербайҗан эпосы буенча эшләнгән “Коркот бабай китабы” спектаклен сәхнәләшетерергә планлаштыра.

Спектакль ТР Театр әһелләре берлеге тарафыннан бирелгән грант акчасына куелачак. Тамашачыларга “Коркот бабай китабы”ның 11 нче, ягъни “Салор-Казаннның әсир төшеп, аның улы Урузның әтисен коткаруы” хакында өлеше тәкъдим ителәчәк.

Спектакльне сәхнәгә куючы театрның баш режиссеры Ренат Әюпов шул әсәр аша геройларның мантыйгын, этник мәдәниятнең бүгенге заманда чагылышын күрсәтергә омтыла.

Г. Кариев театры үзенең театры сезонын М. Фәйзинең “Галиябану” спектакле белән 10 октябрьдә ача, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot