news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Г. Кариев театры яңа төзелгән клубларда кабат чыгыш ясый

Спектакльләр Питрәч һәм Теләче районы авылларында күрсәтелә

 (Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”). Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры труппасы ТР Президенты фәрманы белән төзелгән яңа клубларда чыгыш ясавын дәвам итә. Бүген кариевлылар Питрәч районы Шәле авылы мәдәният йорты сәхнәсендә Т. Миңнуллинның “Нигез ташлары” (Т. Миңнуллин) спектаклен тәкъдим итә.

Иртәгә исә Теләче районы Кибәхуҗа авылы клубы сәхнәсендә “Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз” (И.Юзеев) спектале күрсәтеләчәк. 9 декабрь көнне шул ук районның Алан авылы халкының “Нигез ташлары” спектаклен тамаша кылу мөмкинлеге бар, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot