news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Г. Кариев театры белем бирү учреждениеләрендә түгәрәк өстәлләр оештырырга ниятли

Анда пьеса авторлары, театр артистлары чакырылачак

 (Казан, 2 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 10 октябрь көнне Г. Кариев исемендәге Казан татар яшь тамашачылар театры яңа сезонын ача.

Һәрвакыт яңалыкка омтылучы кариевлылар быел да яшь тамашачыларын кызыклы проектлар белән сөендерергә ниятли.

Моңа кадәр дә Г. Кариев театры артистлары мәктәпләрдә, балалар бакчаларында спектакльләр күрсәтә иде. Яңа сезонда исә алар спектакль күрсәтү белән генә чикләнмәстән, мәктәпләрдә пьеса авторлары белән очрашулар, түгәрәк өстәлләр уздырырга да планлаштыра.

“Безнең театр репертуарындагы спектакльләрнең күбесе − мәктәп программасында укыла торган әсәрләр. Шуңа да без, укучыларга спектакль күрсәтеп кенә калмыйча, уку-укыту процессында да катнашырга ниятләдек. Театрның үз педагогы була һәм укучылар белән түгәрәк өстәлләр, пьеса авторлары, артистларыбыз белән очрашулар үткәреләчәк”, - диде театр директоры Мансур Ярмиев бүген матбугат конференциясендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100