news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Г. Кариев театры баш режиссеры яшь режиссерлар әзерли

Кариевлылар элек уйналган спектакльләрен яңартырга уйлый

 (Казан, 2 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры баш режиссеры Ренат Әюпов Казан театр училищесында Кариев театры өчен быел яңа курс җыйган. Булачак артистларны режиссер үзе һәм театр артстлары Лилия Низамиева белән Фәнис Кәлимуллин сәхнә серләренә өйрәтә.

Ачылачак сезонда труппада яңа кешеләр булмаячак. Әмма бу эш труппаның киләчәген кайгыртып башкарылуын искәртте режиссер.

Берничә ел элек җыелып, Ренат Әюпов җитәкчелек иткән курста белем алучы ике студент − Илдар Гатауллин һәм Ирҗан Бикчәнтәев актерлык кына түгел, режиссер белгечлеге дә алып чыгачак. Быел алар дипломлы булды, киләсе елга исә диплом спектакльләре куярга планлаштыра.

Яңа сезонда элек уйналган спектакльләрне яңарту да ниятләнелә.

“Без быел “Репертуарны халыкка җиткерергә” дигән шигарь белән эшләячәкбез, - ди Ренат Әюпов. - Соңгы берничә ел эчендә репертуарыбыз “үлеп” бетте диярлек: чыккан спектакльләрнең күбесе, төрле сәбәпләр аркасында, уйналмады. Узган ел без бу эшне башладык, ниһаять, спектакльләребезгә яшьләр килә башлады”, - дип ачыклык кертте баш режиссер бүген матбугат конференциясендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100