news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Г.Кариев исемендәге Яшь тамашачы театры гастрольләргә җыена
12 мартта Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган гастрольләре башлана
Скопировать ссылку
(Казан, 9 март, “Татар-информ”). 12 март көнне Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган гастрольләре башлана. Габдрахман Әпсәләмовның “Газинур” исемле романына нигезләнеп Искәндәр Сираҗи язган “Сержант” пьесасы буенча куелган спектакль Бөгелмә, Актүбә, Лениногорск, Яр Чаллы, Азнакай, Алабуга шәһәрләре һәм Тукай, Мөслим районнары тамашачыларына тәкъдим ителәчәк.
Яшь тамашачы театрыннан “Татар-информ”га хәбәр ителгәнчә, бу көннәрдә театр Таҗи Гыйззәтнең Җәүдәт Фәйзи музыкасына язылган “Башмагым” музыкаль комедиясенең репетицияләрен уздыру һәм Казан шәһәренең балалар бакчаларында Аманулланың “Светофорда кунакта” спектаклен күрсәтү белән мәшгуль. Нәни тамашачылар әкият геройлары белән бергәләп юл йөрү кагыйдәләрен дә кабатлый.
Гастрольләрдән соң, 25 мартта, кариевлылар Казан тамашачысын Таҗи Гыйззәтнең “Башмагым” музыкаль комедиясе премьерасына чакыра. Премьерадан соң, март ахырына кадәр, Г.Кариев исемендәге театр башкалабызның балалар бакчаларында нәни тамашачыларга Рафис Корбанның “Бүре белән Кәҗә”, Аманулланың “Светофорда кунакта” әкиятләрен күрсәтәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2