Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Г.Камал театрының “Җәйнең бер көнендә” спектакле “Алтын битлек” премиясенә тәкъдим ителде
Әлеге спектакль берьюлы 4 номинациядә катнаша
(Казан, 14 ноябрь, “Татар-информ”). Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Норвегия драматургы Йон Фоссе пьесасы буенча сәхнәләштергән “Җәйнең бер көнендә” спектакле “Алтын битлек” милли театраль премиясе номинацияләрендә катнашу хокукына ия булды.
“Җәйнең бер көнендә” спектакле “Алтын битлек” фестивалендә “Иң яхшы кече форматтагы спектакль”,“Иң яхшы режиссерлык эше” (Фәрит Бикчәнтәв), “Иң яхшы хатын-кыз роле” (Хатын ролен башкаручы Люция Хәмитова), “Иң яхшы ут куючы рәссам эше” (Евгений Ганзбург) номинацияләрендә катнаша.
“Алтын битлек” премиясенә лаек булучылар 2014 елның 18 апрелендә Россиянең Зур театрында премияләрне тапшыру тантанасында игълан ителәчәк.
“Җәйнең бер көнендә” спектакленең премьерасы 2013 елның 8 февралендә Г.Камал театрының Кече сәхнәсендә үтте. Норвегия драматургы Йон Фоссеның әлеге пьесасы Россиядә беренче мәртәбә куелды. Спектакль Татарстанның “Тантана” театраль премиясе кысаларында “Ел вакыйгасы” номинациясе иясе булды, дип хәбәр итәләр театрдан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз