news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Г.Камал театрының яңа сезонда – яңа проектлары!

9 октябрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры К.Тинчуринның “Зәңгәр шәл” спектакле белән яңа 104 сезонын ача

(Казан, 24 сентябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). 9 октябрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры К.Тинчуринның “Зәңгәр шәл” спектакле белән яңа 104 сезонын ача. Сезон яңалыклары белән бүген журналистларны театр директоры Шамил Закиров, баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев һәм әдәби-драма бүлеге җитәкчесе Нияз Игъламов таныштырдылар.

Театр директоры Шамил Закиров сүзләренә караганда, яңа сезонда театрда берничә премьера, берничә истәлекле датага багышланган чаралар һәм берничә яңа проектны тормышка ашыру көтелә. Аерым алганда, театрда октябрь һәм ноябрь айларында ике истәлекле датага багышланган зур кичәләр оештыру көтелә. 12 октябрьдә татар драматургиясенә нигез салучыларның берсе – Галиәскәр Камалның тууына 130 ел һәм академия театры аның исемен йөртүенә 70 ел тулуга багышланган чара үткәрелә. 7 ноябрьдә исә театр мәшһүр режиссер Марсель Сәлимҗановны искә алачак. Быел аңа 75 яшь тулган булыр иде. Әлеге истәлекле датага багышлап, коллектив Мансур Гыйләҗев һәм Ризван Хәмид иҗат иткән, Гаяз Исхакый әсәре буенча куелган “Курчак туе” спектакленең премьерасын тәкъдим итәчәк. Аны сәхнәгә режиссер Фәрит Бикчәнтәев куя. Спектакльдә театрның танылган актерлары – Әзһәр Шакиров, Алсу Гайнуллина, Рузия Мотыйгуллина, Айдар Хафизов, Радик Барыев, Рамил Вәҗиев, Раушания Юкачева катнашалар. Төп рольне яшь, сәләтле артистка Нәфисә Хәйруллина башкарачак.

6 декабрьдә театр сәхнәсендә тамашачы тагын бер премьераны – Шәриф Хөсәеновның “Зөбәйдә – адәм баласы” спектаклен күрә алачак. Театр режиссеры Фәрит Бикчәнтәев сүзләренә караганда, спектакль – яшь режиссер Эмиль Талиповның дебюты. Аның диплом эше танылган драматургның тууына 80 ел тулуга багышлана. Әлеге спектакль Казанда уздырылачак “Яшь татар режиссурасы” исемле фестивальне йомгаклаячак. Фестивальгә килгәндә, аның кысаларында милләттәшләребез театрның кече сәхнәсендә Туймазы татар дәүләт драма театры артистлары башкаруында Илгиз Зәйниевнең “Люстра” спектакле, режиссер Альберт Гаффаров куйган Николай Гогольнең “Акылдан шашкан кеше язмалары”, режиссер Лилия Әхмәтова куелышында Туфан Миңнуллинның “Дуслар җыелган җирдә” спектакльләрен карый алачак. Зур сәхнәдә исә Туфан Миңнуллин әсәре буенча яшь режиссер Дамир Сәмерханов куйган “Мулла” спектакле уйнатылачак.

25 декабрьдән театрда Яңа ел кампаниясе башлана. Балалар өчен “Иң зур татар чыршысы” яңа ел әкияте тәкъдим ителәчәк. 2010 елның гыйнвар аенда театр гастрольләр белән Өфе каласына юл тотачак. 14 февральдә – Гашыйклар көненә театр тамашачысы “Диләфрүз-remake” музыкаль комедиясен карый алачак.

Фәрит Бикчәнтәев апрель аенда “Россиядә – Франция, Франциядә – Россия елы” кысаларында яңа проектны тормышка ашырулары турында да әйтте. Әлеге проект кысаларында театр артистлары Франция режиссеры Доменик Питуазе куелышында француз драматургиясе җәүһәре Мольерның “Тартюф” спектаклен уйнаячак. Казан тамашачысы аны 23 апрель көнне карый алачак. Спектакльдә Наил Дунаев, Искәндәр Хәйруллин, Люция Хәмитова, Радик Барыев, Ләйсән Рәхимова, Фәнис Җиһаншин һәм башкалар җәлеп ителә.

Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышлап, театр тагын бер премьераны – режиссер Фәрит Бикчәнтәев җитәкчелегендә Зәки Зәйнуллинның “41-нең арбалы хатыннары” пьесасын сәхнәләштерә.

Июнь аенда исә халыкара дәрәҗәдә танылу алган “Нәүрүз” театр фестивален уздыру кысаларында Халыкара театраль форум уздырылачак. Әлеге чара бөтен төрки театрлары өчен зур вакыйга булачак. Аннан тыш, театр яңа сезонда халыкара һәм Россия күләмендәге фестивальләрдә дә катнашырга җыена. Әлегә кайсы фестивальләрдә катнашачагы билгесез булып кала.

Театр директоры Шамил Закиров яңа проектлары белән дә таныштырды. Аерым алганда, кече сәхнәдә шагыйрь Ркаил Зәйдулланың иҗат кичәсе, “Яңа дулкын” шигырь кичәсе һәм татар шигъриятенә багышланган башка кичәләр уздырылачак. 104 сезон дәвамында театрның әйдәп баручы артистлары – Фирдәвес Әхтәмова, Әзһәр Шакиров, Рузия Мотыйгуллина, Хәлим Җәләлов, Хәлимә Искәндәрова, Илдар Хәйруллин, Илдус Әхмәтҗанов, Луара Шакирҗанова юбилей кичәләрен билгеләп үтәчәк.

Әйтергә кирәк, яңа сезонда театр Россия театр сәнгате академиясенең Татар студиясенә 60 ел тулуны дә билгеләп үтәр. Билгеле булганча, Мәскәүнең Луначарский исемендәге Театр институты каршындагы беренче татар студиясе 1949 елда ачыла. Ул вакытта студия сәнгатебезгә Празат Исәнбәт, Шәхсәнәм Әсфәндиярова, Дэллюс Ильясов, Рәфкать Бикчәнтәев, Гәүһәр Камалова, Асия Хәйруллина, Асия Галиева, Мәхмүт Хәсәнов кебек олуг сәнгать осталарын бирә. Луара Шакирҗанова әлеге студия тарихы турында  китап язарга алына.

Йомгаклап әйткәндә, Г.Камал театры үз тамашачысын зарыгып көтә. Шамил Закиров сүзләренә караганда, быел спектакльләргә билетлар бәясе үзгәрешсез кала.     

      

  

  

  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100