news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Г.Камал театрының Мәскәүдә гастрольләре башланды

Гастрольләр “Зәңгәр шәл” белән ачылды, бүген — "Сөясеңме, сөймисеңме...”

 (Казан, 15 гыйнвар, “Татар-информ”). Кичә Россия Дәүләт академия Кече театры филиалы сәхнәсендә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Мәскәүдәге гастрольләре башланып китте. Тамашачыларга алар К. Тинчуринның “Зәңгәр шәл” спектаклен тәкъдим итте. Гастрольләр ачылышында РФ Дәүләт Думасы, Мәскәү мэриясе һәм Россия Кече театры вәкилләре дә катнашты.

Шулай ук, кичә Мәскәү гастрольләрендә камаллылар, традиция буенча, ТРның РФдагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге хезмәткәрләре белән очраштылар, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

Искәртеп үтәбез: Г. Камал театрының Мәскәүдәге гастрольләре 21 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Камаллылар башкала тамашачысына 8 спектакль алып. Аларның күбесен мәскәүлеләр беренче тапкыр караячак.

Бүген тамашачыларга Ф.Бүләковның “Сөясеңме, сөймисеңме...” спектакле тәкъдим ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100