Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Г. Камал театрының лицензияле спектакльләрен сатып алырга мөмкин була
Биредә сүз репертуардан төшеп калган спектакльләр турында бара
(Казан, 16 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының репертуардан төшеп калган спектакльләрен театрның рәсми сайтыннан алып, карарга мөкин булачак.
“Электрон юл белән билет сатудан куркып тора идек, әмма бу куркуыбыз юкка булган, чөнки спектакльләргә сатылган һәр 10 нчы билет — интернет аша. Без бу сезонда тамашачыларга тагын бер бүләк әзерләдек: хәзер театр репертуарыннан төшеп калган спектакльләрне театрның рәсми сайтыннан сатып алырга мөмкин булачак. Спектакльнең бәясе әлегә төгәл билгеле түгел. РФ Мәдәният министрлыгыннан лицензия алу буенча документлар әзер булуга, ачыклык кертербез”, - диде театр директоры Илфир Якупов.
Аның сүзләренчә, спектакльләрне инде октябрь аенда ук виртуаль дөньяда кулга төшерү мөмкинлеге тудырылачак. Бу исемлектә иң беренче “Әлдермештән Әлмәндәр” һәм “Люстра” спектакле булыр дип көтелә.
Рус телле тамашачылар өчен спектакльләрнең тәрҗемәсе титрлар белән тәкъдим ителәчәк.
Г. Камал театрының әлеге яңалыгы бүген анда уздырылган матбугат конференциясендә игълан ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз