news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Г.Камал театрында Әзһәр Шакировның 70 яшьлеген билгеләп үттеләр

Юбилярны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәбрикләде

(Казан, 27 февраль, “Татар-информ”, Люция Камалова). Кичә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Россия һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әзһәр Шакировка 70 яшь тулуга багышланган юбилей кичәсе булды.
Популяр татар актерын котларга ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева килгән иде.
Кичә юбиляр башкаруында “Җиһангирның соңгы догасы” монологы белән ачылды. Марсель Галиев әсәренә нигезләнгән, татар халкының язмышы турындагы әлеге монологны актер тикмәгә генә сайламаган. Әзһәр Шакиров татар мәдәниятен, телен һәм традицияләрен пропагандалаучы буларак яхшы мәгълүм.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әзһәр Шакировка театрга ярты гасырдан артык хезмәт иткәне өчен рәхмәт белдерде һәм юбилярны котларга Казан халкы гына түгел, Россиянең башка шәһәрләрендә яшәүчеләр дә килүен ассызыклады. “Сез тудырган образлар, минем карашымча, үзенчәлеге һәм тирәнлеге белән аерылып тора. Әзһәр Шакиров – уйлый, фикерли белә торган актер, аның үз фикере бар”, - дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Советы Рәисе.
Фәрит Мөхәммәтшин танылган татар драматургы Туфан Миңнуллин һәм театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевка Әзһәр Шакировка театрда уйнарга хыялланган роль бирергә кирәк дигән үтенечен җиткерде. “Сез татар халкының яраткан актеры. Без Сезнең белән горурланабыз! Сезгә уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете теләп калам”, - диде ТР Дәүләт Советы Рәисе һәм юбилярга “Фидакарь хезмәте өчен” медален тапшырды.
Шуннан соң юбилярны “Җыен” Татар телен саклау һәм үстерү фонды вәкилләре, шулай ук актерның дусты, мәшһүр татар җырчысы Илһам Шакиров тәбрикләде.
ТР Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов Әзһәр Шакировка “ТР Язучылар берлегенең мактаулы әгъзасы” дипломын тапшырды.
Кичәнең икенче өлешендә Әзһәр Шакировны Башкортстаннан килгән коллегалары, Минзәлә драма театры артистлары, дуслары һәм туганнары тәбрикләде, юбиляр төп рольне башкарган спектакльләрдән өзекләр күрсәтелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot