news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Г.Камал театрында – яшь татар режиссерлары фестивале

2-6 декабрь көннәрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Яшь татар режиссерлары фестивале узачак

(Казан, 26 ноябрь, “Татар-информ”). 2-6 декабрь көннәрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Яшь татар режиссерлары фестивале узачак.
Проект координаторы Илфир Якупов “Татар-информ”га хәбәр иткәнчә, әлеге фестиваль Казанда тәүге тапкыр үткәрелә. Анда соңгы ике ел эчендә республикабызның төрле театрлары сәхнәләрендә яшь татар режиссерлары куйган спектакльләр тәкъдим ителәчәк.
2 декабрьдә яшь драматург Илгиз Зәйниевнең “Балакаем” пьесасын Әлмәт татар дәүләт драма театры режиссеры Нәфисә Исмәгыйлева куйган. Әсәр наркомания темасына булган оригиналь карашы белән җәлеп итә. Автор наркомания баткаклыгыннан котылу мөмкин түгел, дип саный. Бу фикерне дәвам итеп, режиссер геройның гадәти тормышка кире кайта алу өметен дә калдырмый. Бу афәткә юлыккан балаларның ата-аналары югары дәрәҗәләргә ирешкән милиционер булулары әсәрнең социаль яңгырашын аеруча көчәйтә.
3 декабрьдә Яр Чаллы татар дәүләт драма театры режиссеры Булат Бәдриев тамашачыларга Жан-Батист Мольерның “Саран” спектаклен тәкъдим итәчәк. Бөек комедиограф Мольер - режиссер Булат Бәдриевнең иң яраткан һәм иҗатына еш мөрәҗәгать иткән драматургларының берсе. Аның “Саран” әсәре – классицизм комедиясенең өлгесе булып тора.
4 декабрьдә С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры режиссеры Дамир Сәмирханов Туфан Миңнуллинның “Мулла” әсәре куелышы белән сөендерәчәк. Туфан Миңнуллинның “Мулла” әсәре хәзерге вакытта мөһим мәсьәләләрнең берсен - авыл халкының дингә булган мөнәсәбәте темасын күтәрә. Тормышында күп авырлыклар кичерергә өлгергән яшь егет авылга мулла булып кайта. Иман һәм шәфкатькә корылган тормыш төзи алырмы соң ул монда? Режиссер драматургның үгет-нәсыйхәтенә артык игътибар бирми генә, спектакльне нокта белән түгел, ә күп нокта белән тәмамлый.
5 декабрьдә Туймазы татар дәүләт драма театры режиссеры Альберт Гаффаров Илгиз Зәйниевнең “Люстра”сын куя. Бу әсәр - инде кырыктан узып та үз бәхетләрен таба алмаган ир белән хатын мәхәббәте турында гади генә бер хикәя. Геройларның үз холыклары аркасында килеп чыккан ялгышлары, балаларча оялчанлыклары һәм шул ук вакытта чын тормыш драмасы – Эльфаның әнисен югалту хәсрәте – болар барысы да аларның киләчәкләрен куркыныч астына куя...
Шул ук көнне Альберт Гаффаров Николай Гогольнең “Акылдан язган кеше язмалары” – мистик һәм театрларда сирәк куелган әсәрне күрсәтәчәк. Яшь режиссер бик җентекләп “кечкенә кеше” Поприщинның тилерү табигатен тикшерә...
6 декабрьдә Әлмәт татар дәүләт драма театрында эшләүче режиссер Лилия Әхмәтова Туфан Миңнуллин әсәре буенча “Дуслар җыелган җирдә” спектаклен тәкъдим итә. 1977 елда Марсель Сәлимҗанов тарафыннан сәхнәләштерелгән бу пьеса татар драматургиясенең классик әсәре булып танылып, театр җәмәгатьчелеге тарафыннан зур яңалык итеп кабул ителгән иде. Театр беренче тапкыр гади һәм ачык итеп тамашачыга татар иҗат интеллигенциясенең проблемалары турында сөйләде. Сәнгатьме яки карьерамы? Иҗатка тугры калыргамы яки үз-үзеңә хыянәт итәргә дә мөмкинме? Яшь режиссер Лилия Әхмәтова Т.Миңнуллинның бу драмасын менә шушы фикерләргә басым ясап тамашачыга яңача тәкъдим итә. Вакыт узу белән тормыш шартлары үзгәрә, ләкин проблемалар кала. Режиссер һәм театрның иң яшь артистлары ансамбле (Фәрит Бикчәнтәев шәкертләре), пьесаның үзенчәлекле яңача трактовкасын табып, һәр кеше һәм һәр вакыт өчен актуаль булган “үзең булып кала белү” проблемасын күтәрәләр.
Шул ук көнне режиссер Эмиль Талиповның Шәриф Хөсәеновның “Зөбәйдә – адәм баласы” куелышын күрергә мөмкин булачак. Узган гасырның алмышынчы еллар башында язган бу әсәре шул чор атмосферасы белән сугарылган. Яшь режиссер Эмиль Талипов вакыйгаларны хәзерге заманга күчереп, олы тормышка беренче адымнар гына ясаучы үсмер кыз Зөбәйдәнең катлаулы дөньясын ачарга омтыла, дип хәбәр итә Г.Камал театрының рәсми сайты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100