news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Г.Камал театрында – “Иң зур татар чыршысы”

25 декабрь – 7 гыйнвар көннәрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында балалар өчен яңа елга багышланган “Иң зур татар чыршысы” дип исемләнгән тамаша тәкъдим ителәчәк

(Казан, 15 декабрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). 25 декабрь – 7 гыйнвар көннәрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында балалар өчен яңа елга багышланган “Иң зур татар чыршысы” дип исемләнгән тамаша тәкъдим ителәчәк. Татарстанда иң зур чыршыны камаллылар республикабызның Арча районныннан алып кайта. Театр шул чыршы янындагы бәйрәмне балалар өчен онытылмаслык итәргә тырышачак. Бу турыда бүген Г.Камал театрында узган матбугат конференциясендә театр директоры Шамил Закиров белдерде.
“Казан шәһәрендә чыршылар бик күп бизәлә, аларның зурлары да шактый, ә менә безнеке – иң зур татар чыршысы. “Иң зур татар чыршысы” бәйрәменең сценариен яшь драматург Илгиз Зәйниев яза. Яшь тамашачыларыбызны Ганс Христиан Андерсен әсәре буенча куелган “Кар иле патшабикәсе” исемле Яңа ел әкияте, фойеда Кыш бабай һәм Кар кызы белән туган телебездә күңелле уеннар, викториналар көтә. Беренче тапкыр театрда аттракционнар оештырыла, хәтта зоопарк та кунакка киләчәк”, - дип сөйләде Шамил Закиров. Очрашуда әйтелеп үткәнчә, “Кар иле патшабикәсе” спектаклен Г.Кариев исемендәге Яшь татар тамашачысы театры артистлары куя. Чыршы янындагы бәйрәмдә нәниләрне яраткан хайваннар персонажлары да котлар дип көтелә. Быел балаларга шулай ук рәсемнәр бәйгесе дә оештырылачак. Анда катнашканнарны бүләкләр көтә.
Инде әйтелеп үткәнчә, быел тәүге тапкыр театрның кече залында зоопарк, цирк җәнлекләрен дә күрергә һәм фотога төшәргә мөмкин булачак. “Казан зообакчасының үзенең күчмә зоопаркы бар. Анда еланнар, кәлтәләр, кошлар, йорт куяннары, төлке, сасы көзән һәм башка хайваннар бар. Бу турыда журналистларга Казан зообакчасының бүлек мөдире Марина Сапегина хәбәр ите.
Тамаша көндезге сәгать 12дә һәм спектакль ике тапкыр уйналган көнне 12 һәм 15 сәгатьтә башланып китәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100