news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Г.Камал театрында Хәйрия концерты узачак

1 июнь көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә Халыкара балаларны яклау көненә багышланган Хәйрия концерты узачак

(Казан, 27 май, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). 1 июнь көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә Халыкара балаларны яклау көненә багышланган Хәйрия концерты узачак. Аны “Россия балалар фонды” Татарстан бүлеге, “Салават” җыр театры, “Татарстан-Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе оештыра. Бүген Г.Камал театрында узган матбугат очрашуында бу концерт үзенчәлеге турында күренекле җырчы, “Россия балалар фонды” Татарстан бүлеге җитәкчесе Салават Фәтхетдинов, ТР Президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фонды башкарма директоры Нурия Хәшимова, “Татарстан – Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе җитәкчесе урынбасары Миләүшә Айтуганова катнаштылар.
Салават сүзләренә караганда, хәйрия концертыннан җыелачак акча Яр Чаллыда яшәүче 6 яшьлек Мәрьям Мөхәммәдовага кичектергесез операция ясауга тотылачак. Бу баланың әнисе “Россия балалар фонды” Татарстан бүлегенә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. “Бу бала 2003 елда пешү нәтиҗәсендә авыр җәрәхәт ала. Дару кулланып дәвалану нәтиҗәсендә ул саңгырау кала. Бүгенге көндә ул Мәскәүдә операция ясауга мохтаҗ. Салават халкыбыз нәкъ менә 1 июнь көнне балаларга ярдәм итәр дип ышана.   
Миләүшә Айтуганова сүзләренә караганда, хәйрия концертында күренекле татар җырчылары Илһам Шакиров, Флүрә Сөләйманова, Римма Ибраһимова, Рәсим Низамов, Фирзәр Мортазин, Илсаф, Вил Усманов, Рәсим Ильясов җитәкчелегендәге “Казан нуры” ансамбле һәм башка сәнгать осталары катнаша. Салават һәм аның укучылары белән бер сәхнәдә “Җырлы-моңлы балачак” телевизион фестиваленең җиңүчеләре дә - барлыгы 118 бала катнашыр дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100