news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Г.Камал театрында - «Диләфрүз-Remake»

14-17 февраль көннәрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган «Диләфрүз-Remake» спектакле тәкъдим ителәчәк.

(Казан, 8 февраль, “Татар-информ”). 9 февральдә 11 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган «Диләфрүз-Remake» спектакленә багышланган матбугат конференциясе узачак. Анда спектакль журналистларга тәкъдим ителәчәк.
Г.Камал театрының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Туфан Миңнуллин әсәрен сәхнәгә режиссер Фәрит Бикчәнтәев куйды. Спектакльнең рәссамы – Сергей Скоморохов, композитор Хөснил Вәлиуллин, аранжировщик – Руслан Әбүбәкеров.
Туфан Миңнуллинның “Диләфрүзгә дүрт кияү” пьесасының язмышы бәхетле булды. Танылган режиссер Марсель Сәлимҗанов 1972 елда сәхнәләштергән спектакль театр репертуарында үз урынын алып, туксанынчы еллар башына кадәр сәхнәдән төшмәде. Шат күңелле, шаян Диләфрүз һәм аның бер катлы егетләрен Камал театрының берничә буын иң популяр артистлары башкарды.
Егерме елдан артык вакыт узып китсә дә, музыкаль комедиягә карата тамашачының кызыксынуы кимемәде.
Режиссер тәкъдиме белән драматург, әсәренең үзенчәлекле төп идеясен саклап, бүгенге көнгә яраклаштырып remake язарга риза булды. Фәрит Бикчәнтәев рольләрне театрның популяр яшь артистларына тапшырып, сәхнә белән зал мөгамәләсенә басым ясап – тамашачыны спектакльнең тулы хокуклы катнашучысы була алырлык итеп, һәм, шул ук вакытта, комедиянең иронияле яңгырашын да көчәйтеп җырлы-биюле тамаша иҗат итте.
Спектакль тамашачыга 14-17 февраль көннәрендә тәкъдим ителәчәк.



news_right_1
news_right_2
news_bot