Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Г. Камал театрында 109 нчы сезон ачыла
Тамашачыларга “Зәңгәр шәл” күрсәтеләчәк
(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры үзенең 109 нчы театр сезонын ача. Гадәт буенча, тамашачылар иң беренче булып К. Тинчурин әсәре буенча куелган “Зәңгәр шәл” спектаклен караячак, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.
Искәртеп узабыз: спектакльнең премьерасы 2000 елның 28 гыйнварында булган иде.
Әлеге спектакль - ятимә кыз Мәйсәрә һәм шахтер егет Булатның мәхәббәт драмасы. Шау-гөр килеп Сабантуе бәйрәменә әзерләнгән чакта, авылга Булат кайта, сөйгән кызына бүләккә зәңгәр шәл алып кайта. Ләкин Мәйсәрәнең явыз, рәхимсез абыйсы Җиһанша аны көчләп Ишан хәзрәткә бишенче хатын итеп бирергә җыена, күндерер өчен җәберли, кимсетә, кыйный. Сөеклесен яклап сугышкан вакытта Булат Җиһаншаны үтерә һәм урманга качып китәргә мәҗбүр була. Ятимә кыз Ишан йортына эләгә. Әмма Булат урмандагы качкыннар ярдәме белән, Мәйсәрәне газаплардан азат итә.
2000 елда Кәрим Тинчуринның "Зәңгәр шәл" мелодрамасы татар халкының бөек композиторы, профессиональ милли музыка сәнгатенең классигы, дирижер Салих Сәйдәшевнең (1900-1954) тууына 100 ел тулуына багышлап кабат куела. Спектакль баштан ахырына кадәр җыр һәм биюләр белән үрелеп бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз