news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Г.Камал театрына Туфан Миңнуллинның “Мулла” спектакле кайта

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры чираттагы 107 нче сезонын 28 сентябрьдә драматург Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл” спектакле белән ачачак

(Казан, 14 август, “Татар-информ”, Римма Гатина). Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры чираттагы 107 нче сезонын 28 сентябрьдә драматург Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл” спектакле белән ачачак. 106 нчы сезонда бу спектакльнең премьерасы булды. 27 сентябрьдә театр каршындагы мәйданда “Театр, тамашачылар, партнерлар” дип аталган чара узачак. Бу хакта бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында труппа җыены вакытында хәбәр ителде.
Әле сезон башланганчы, 26-28 август көннәрендә Республика көненә багышлап узган сезон премьералары – “Бабайлар чуагы”, “Үлеп яратты” һәм “Зәңгәр шәл” спектакльләре тамашачы игътибарына тәкъдим ителәчәк.
Башкорт дәүләт драма театры тарафыннан моннан берничә ел Г.Камал исемендәге театр сәхнәсендә күрсәтелгән драматург Туфан Миңнуллинның “Мулла” спектакле Татарстанга әйләнеп кайта. Камал артистлары әсәрне үзләрендә сәхнәләштерәчәк.
Театрда иртәгедән репетицияләр башлана. 18 августта - шимбә көнне – Камал театры артистлары Югары Ослан районының Кызыл Байрак авылында композитор Салих Сәйдәшев истәлегенә багышланган “Сәйдәшстанга сәяхәт” дип исемләнгән сәнгать бәйрәмендә катнашачак.
“Сәйдәшстанга сәяхәт” беренче тапкыр 2000 нче елда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Галиәсгар Камал театры тарафыннан оештырыла. Татар профессиональ музыкасына нигез салган Салих Сәйдәшевны һәм аның исемен югары дәрәҗәгә күтәрүне үзенең максаты иткән Галиәсгар Камал театры директоры булып эшләгән Закиров Шамил Зиннур улы - әлеге чараны башлап җибәрүчеләрнең берсе. Бу күркәм бәйрәм ел да түземсезлек белән көтеп алына. Анда халкыбызның сөекле улы Салих Сәйдәшев иҗат иткән арияләр, җырлар, көйләр яңгырый.
22 августта камаллыларның “Люстра” спектакле видеога төшерелеп, интернет аша тәкъдим ителәчәк. Директор вазыйфаларын башкаручы Илфир Якупов хәбәр иткәнчә, заман сулышын тоеп яшәү кирәк, моның өчен техник мөмкинлекләрне дә файдалану зарур. Шулай ук театрда электрон документлар әйләнеше кертеләчәк, билетларны да шул рәвешле сатып алырга мөмкин булачак.
ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, театр коллективын сәламләп, аларны халык яратуын, алга таба шулай дәва итсен дигән теләк белдерде, артистларның сорауларына җавап бирде.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot