news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Г. Камал театры Йошкар-Ола тамашачысына “Зәңгәр шәл”не тәкъдим итә

Яр Чаллы һәм Түбән Кама тамашачысы да читтә калмый

 (Казан, 13 февраль, “Татар-информ”). 24 февраль көнне кичке 6 да Марий Эл башкаласы Йошкар-Ола шәһәрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәлен” күрсәтәчәк.

Спектакль Шкетан исемендәге Мари милли драма театры бинасында куела, дип хәбәр итә Камал театрының матбугат хезмәте.

Искәртеп үтәбез: 10 февраль көнне Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә Марий Эл Республикасының М. Шекатна исемендәге Мари милли драма театры “Алла кызы” (“Юмынÿдыр”) спектаклен тәкъдим иткән иде.

Г. Камал театры спектакльләрен Татарстанның Түбән Кама һәм Яр Чаллы тамашачылары да күрә алачак. 26 февраль көнне ярчаллыларга “Ут күршеләр” (С. Юзеев), 27е — “Мәхәббәт FM”(И. Зәйниев), 28 е — “Гөргери кияүләре” (Т. Миңнуллин) спектакльләре тәкъдим ителә. 27се көнне түбәнкамалылар исә “Сөясеңме, сөймисеңме...” (Ф. Бүләков) спектаклен тамаша кыла алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot