news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Г.Камал театры яшь режиссерлар өчен унынчы тапкыр “Һөнәр” Бөтенроссия фестивален оештыра

Яшь татар режиссурасы фестивале Казанда 2-9 декабрь көннәрендә узачак.

Г.Камал театры яшь режиссерлар өчен унынчы тапкыр “Һөнәр” Бөтенроссия фестивален оештыра
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры яшь режиссерлар өчен унынчы тапкыр “Һөнәр” Бөтенроссия фестивален оештыра. Ул Казанда 2-9 декабрь көннәрендә узачак. Бу хакта “Татар-информ”да фестивальгә багышланган матбугат конференциясендә Камал театры директоры Илфир Якупов әйтте.

  • Казанда беренче тапкыр “Һөнәр” фестивале 2009 елда узды, анда алты яшь режиссер катнашты. Г.Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев укыткан режиссёрлар курсының (Эмиль Талипов, Лилия Әхмәтова, Дамир Сәмирханов) диплом эшләре смотры буларак оештырылган фестиваль тиз арада киң җәмәгатьчелектә үз урының тапты. Хәзер чараны Г.Камал театры һәм ТР Мәдәният министрлыгы оештыра.

“Фестиваль яшь режиссерларга үзләренең иҗади хезмәтләрен тамашачыга тәкъдим итәргә мөмкинлек бирәчәк. Бу чараның дәрәҗәсе елдан-ел үсә, быел 150дән артык кеше катнашачак. “Һөнәр” фестиваленең географиясе Бухарест, Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Ижевск, Әлмәт, Буа һәм Казан шәһәрләрен колачлый”, - диде Илфир Якупов.

Фестивальнең программа директоры Нияз Игъламов хәбәр итүенчә, фестиваль кысаларында яшь режиссерлар өчен театраль тәнкыйть һәм драматургия буенча мастер-класслар узачак. Дәресләрне Театр тәнкыйтьчеләре ассоциация әгъзасы Ольга Федятина алып баруы көтелә. Ул заман еврова театры, драматургиясе һәм Бертольд Брехт иҗаты хакында сөйләячәк.

Илфир Якупов спектакльләрнең Казанның биш театраль мәйданчыгында узачагын әйтте. Яшь режиссерларның иҗаты белән Камал театрының Зур һәм Кече сәхнәсендә, Яшь тамашачылар (ТЮЗ), Г.Кариев театры һәм "Угол" иҗат лабораториясендә танышырга мөмкин булачак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot