news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Г.Камал театры вәкилләре Уфадагы юбилейда катнашты
Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры оештырылуга 90 ел тулды. Шушы уңайдан данлыклы театрда бәйрәм кичәсе булып үтте
Скопировать ссылку
(Уфа, 14 декабрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры оештырылуга 90 ел тулды. Шушы уңайдан данлыклы театрда бәйрәм кичәсе булып үтте.
М. Гафури академтеатрында әлеге көндә алтмыштан артык артист хезмәт итә. Аларның байтагы Россия күләмендәге мактаулы исемнәрне – атказанган һәм халык артисты исемнәрен дә алган.
М. Гафури башкорт театры юбилей кичәсенә Татарстаннан, Мәскәүдән, Ырымбур, Чиләбе өлкәләреннән һәм башка төбәкләрдән күп кенә кунаклар да килде.
Татарстанның Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия драма театры белән М. Гафури театры гомергә дус яшәде һәм һәрдаим алмаш гастрольләр оештырып торды. Гафури театрын юбилее белән котларга Казаннан Камал театры директоры Шамил Закиров, баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев һәм атаклы артист Равил Шәрәфиев килде. Алар башкорт театрына иң җылы теләкләрен әйтте һәм истәлекле бүләкләрен тапшырды.
Бәйрәм тантанасы барышында узган туксан елга сәяхәт кылу сыйфатындагы тамаша тәкъдим ителде. Төрле елларда сәхнәләштерелгән спектакльләрдән өзекләр күрсәтелде һәм котлаулар кабул ителде.
Театр оешкан елларында анда әле һөнәри артистлар да булмый. Булганнары да күпчелеге татар сәнгатькәрләре була. Уфада элегрәк оештырылган һәм аннан соң бетерелгән “Нур” татар театры артистлары да шунда үз сәхнәсен таба. Гомумән, Мәҗит Гафури башкорт театрын “татар-башкорт театры” дип атасаң да ялгыш түгел. Чөнки, Уфада, 1990нчы елга кадәр, аерым татар театры булмау сәбәпле, татар артистлары да фәкать анда гына килә иде.
Төрле елларда театрда Башкортстан театр сәнгате данын күтәргән Арслан Мөбәрәков, Гөлли Мөбәрәкова, Муллаян Сөяргулов, Заһир Вәлитов, Хәмит Яруллин, Әхтәм Абушахманов кебек башкорт талантлары белән бергә, Хөсәен Кудашев, Зәйтүнә Бикбулатова, Рәгыйдә Янбулатова, Фидан Гафаров, Нурия Ирсаева, Ралиф Нәбиуллин, Илсөяр Газетдинова кебек искитмәле талантка ия татарлар да иҗат итә. Аларның кайберләре бүген дә сафта-сәхнәдә әле.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2