news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Г.Камал театры “Сөләйман” мәчетендәге курсларга йөрүчеләргә спектакльгә билетлар бирде

Курсларны оештыручылар моны театр җитәкчелеге, бигрәк тә аның директоры Шамил Зиннур улы Закиров ягыннан зур адым дип бәяли. Чөнки ул мөмкинлекләре чикләнгән затларга җәмгыятьк

(Казан, 25 февраль, “Татар-информ”). Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры “Сөләйман” мәчете карамагындагы начар күрүче шәкертләр өчен оештырылган айлык тернәкләндерү курсларында шөгыльләнүчеләргә спектакльгә билетлар бүләк итте. Курсларны оештыручылар моны театр җитәкчелеге, бигрәк тә аның директоры Шамил Зиннур улы Закиров ягыннан зур адым дип бәяли. Чөнки ул мөмкинлекләре чикләнгән затларга җәмгыятькә керергә ярдәм итә.

Билгеле булганча, агымдагы елның 1 февраленнән “Сөләйман” мәчете карамагындагы начар күрүче шәкертләр өчен оештырылган айлык тернәкләндерү курслары эшли башлады. Алар Татарстанның төрле шәһәрләреннән, Дагыстаннан, Мордовиядән, Мари Элдан, Ульяновск өлкәсеннән килгән мөселманнарга бер ай дәвамында белем бирә.

Күрү белән проблемалары булган шәкертләргә Коръәнне Луи Брайль системасы буенча укырга өйрәтәләр. Аларга шулай ук җирлеккә җайлашу, махсус «Jaws» программасы ярдәмендә компьютерда эшләү күнекмәләрен бирәләр.

Уку тәмамлангач, курсларга йөрүчеләр “Ярдәм” хәйрия фонды тарафыннан начар күрүчеләр өчен махсус рәвештә әзерләнгән, мөселман китапханәсеннән аудио-китаплар җыентыгын алачак. Ә инде укуда зур уңышларга ирешкән шәкертләр Луи Брайль системасы буенча эшләнгән Коръән белән бүләкләнә. Бу хакта “Сөләйман” мәчетенең рәсми сайты хәбәр итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot