Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Г.Камал театры сәхнәсендә – “Әрем исе” спектакле белән Айрат Әбүшахманов
Нәрсә турында бу әсәр? Кешенең гомер буе нәрсәдер эзләве турында ул: бәхет, мәхәббәт, тормыш мәгънәсен, үзен...
(Казан, 7 май, “Татар-информ”). 29 майда Мәҗит Гафури исемендәге башкорт академия драма театры режиссеры, 2008 елда илнең төп театраль премиясе – “Золотая маска”га К.Кизиның “Кәккүк оясы” спектакле белән “Иң яхшы режиссер эше” номинациясендә тәкъдим ителгән Айрат Әбүшахманов Галиәсгар Камал театры сәхнәсендә “Әрем исе” дип аталган спектакль куя. Ул, бу спектакльне сәхнәләштерү өчен, Казанга Башкортстаннан махсус чакырылды. Айрат Әбүшахманов Уфа сәнгать институтын һәм Мәскәүдә Россия театр сәнгате академиясен (ГИТИС, П. Хомский курсы) тәмамлаган.
Драматург, режиссер, Г.Камал театры актеры Илгиз Зәйниев “Әрем исе” пьесасын 2012 елның көзендә язган. Әсәр шул ук елның декабрендә “Яңа татар пьесасы” бәйгесенең беренче премиясенә лаек булды.
Рольләрдә – Илдар Хәйруллин, Алсу Гайнуллина, Ринат Таҗетдинов, Илдус Әхмәтҗанов, Зөлфирә Зарипова, Ришат Әхмәдуллин, Раил Шәмсуаров, Эмиль Талипов, Алмаз Сабирҗанов, Гөлчәчәк Хәмәдинурова, Гөлчәчәк Гайфетдинова һәм Нәфисә Хәйруллина.
Нәрсә турында бу әсәр? Кешенең гомер буе нәрсәдер эзләве турында ул: бәхет, мәхәббәт, тормыш мәгънәсен, үзен... Пьесаның төп герое Сәфәр дә, 35 ел элек шундый уйлар белән, беркемгә бернәрсә аңлатмыйча, үзеннән бала көтүче сөйгәнен, туганнарын ташлап, туган авылыннан киткән. Эзләгәнен таба алганмы ул? Кайчандыр якын булган кешеләре - аны ихластан яраткан Сара, хурлыктан коткару өчен Сарага өйләнергә мәҗбүр булган дусты Марат, гомер буе Сәфәргә карата җавапсыз мәхәббәт кичереп яшәгән Рузия һәм бөтенләй таныш булмаган оныгы Нурзилә – кемнәр алар аның өчен хәзер? Бәлки язмышларының мондый ачы булуына Сәфәр бик яраткан әрем исе гаепледер...
“Әрем исе” спектакленең премьерасы 29 һәм 30 майда кичке сәгать җидедә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының зур сәхнәсендә булачак, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз