news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Г.Камал театры “Минем исемем Кызыл” спектакле премьерасын тәкъдим итә

Премьера атаклы режиссер Марсель Сәлимҗановның тууына 80 ел тулуга багышлана

 (Казан, 17 октябрь, «Татар-информ”). 7 ноябрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында “сезонның төп премьерасы” – төрек авторы Орхан Памук әсәре буенча куелган “Минем исемем Кызыл” спектакле премьерасы тәкъдим итәлә.

Премьера атаклы режиссер Марсель Сәлимҗановның тууына 80 ел тулуга багышлана. Спетакльне кую өчен Казанга режиссер Максим Кальсин чакырылды. Спектакльдә труппаның әйдәп баручы артистлары: Илдус Габдрахманов, Радик Бариев, Әзһәр Шакиров, Алсу Гайнуллина, Айдар Хафизов, Нәфисә Хәйруллина һ.б. катнаша.

Режиссер Максим Кальсин әлеге спектакльне танылган театр рәссамы, “Алтын битлек” Бөтенроссия театр премиясе лауреаты Алексей Вотяков белән берлектә куя. Спектакль тарихи детальләргә бәйле булуга карамастан, аның сәнгатьчә чишелешендә иң яңа заманча технологияләр кулланыла: 3d форматындагы картиналар күрсәтеләчәк зур экран, җиңел генә йорт бүлмәсенә, чәйханә яки шаулы көнчыгыш базарына әверелүче хәрәкәтләнүчән корылмалар һ.б., дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot