news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Г. Камал театры “Марсель Сәлимҗанов белән әңгәмә” әзерләгән

Бүген, күренекле режиссерның тууына 80 ел тулу уңаеннан, традиция буенча, “сезонның төп премьерасы” тәкъдим ителә

 (Казан, 7 ноябрь, “Татар-информ”). 10 ноябрь 19.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында мәшһүр режиссер Марсель Сәлимҗановны (1934-2002) искә алу кичәсе була. Кичә үзенчәлекле форматта − “Марсель Сәлимҗанов белән әңгәмә” рәвешендә үтәчәк.

Чараны режиссерны күрергә, аның белән эшләргә өлгермәгән яшь артистлар алып баруы көтелә. Алар Марсель Сәлимҗановка кызыксындырган сорауларын бирәчәк, ә ул, үз чиратында, дуслары, коллегаларының истәлекләре, репетиция, интервьюларының видеоязмалары аша җавап бирәчәк.

Бүген, күренекле режиссерның тууына 80 ел тулу уңаеннан, матур гадәт буенча, “сезонның төп премьерасы” – Орхан Памукның “Минем исемем Кызыл” спектакле тәкъдим ителә, дип яза театрның матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100