news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Г.Камал театры күренекле драматургны искә ала

Бүген Г.Камал театрында татар драматургиясенә нигез салучыларның берсе, язучы, күренекле җәмәгать эшлеклесе Галиәсгәр Камалның тууына 130 ел һәм Академия театры аның исемен йөртә башлавына 70 ел тулуга багышланган тантаналы кичә уза

(Казан, 12 октябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында татар драматургиясенә нигез салучыларның берсе, язучы, күренекле җәмәгать эшлеклесе Галиәсгәр Камалның тууына 130 ел һәм Академия театры аның исемен йөртә башлавына 70 ел тулуга багышланган тантаналы кичә узачак.

Театрның матбугат хезмәтеннән алган хәбәргә күрә, кичәдә Г.Камалның “Беренче тетар”, “Бүләк өчен”, “Кайнеш, көндәш” әсәрләреннән өзекләр күрсәтеләчәк, драматург турында истәлекләр яңгыраячак. Пьесалардан өзекләрдә төп рольләрне Г.Камал театрының атаклы артистлары - Равил Шәрәфи, Зөлфия Зариф, Илдус Габдрахман, Фирая Әкбәрова, Равил Төхвәтуллин, Илсөя Төхвәтуллина, Фирдәвес Әхтәмова, Радик Барыев, Люция Хәмит башкара. Кичәне Луара Шакирҗан һәм Фәнис Җиһанша алып барачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100