news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Г. Камал театры “иң театраль” беренче сыйныф укучысын ачыклый

Камал театры спектакльләрен иң күп караган беренче сыйныф укучысын махсус бүләк көтә

 (Казан, 15 декабрь, “Татар-информ”). “Беренче сыйныф укучысының “Мәдәни көндәлеге” проекты кысаларында, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры 109нчы сезонының “иң театраль” беренче сыйныф укучысын билгелиячәк. Бу сезонда иң күп спектакльләр караган беренче сыйныф укучысына камаллылар махсус бүләк бирергә ниятли. Театрның матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

Искәртеп үтәбез: “Беренче сыйныфның мәдәни көндәлеге” проекты ноябрь аенда башланып китте. Яңа уку елында барлык беренче сыйныф укучыларына да “Мәдәни көндәлек”ләр тапшырылган иде.

Г. Камал театры, әлеге проект кысаларында, үзләренең спектакльләренә килгән нәни тамашачылары өчен махсус стикерлар ясаткан һәм инде 50 дән артык шундый стикер кечкенә тамашачыларга администраторлар аша таратылган. Ул стикерны “Мәдәни көндәлек”нең махсус битенә ябыштырып, әлеге театрда булуыңны билгеләп куярга мөмкин.

Моннан тыш, 109 нчы сезон ахырында Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры спектакльләрен иң күп караган беренче сыйныф укучысын камаллылар аерым билгеләп узарга ниятли.

news_right_1
news_right_2
news_bot