news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Г. Камал театры Хельсинкида татарлар каршында чыгыш ясый

Соңгы тапкыр камаллылар Финляндиядә 2008 елда булган

 (Казан, 3 декабрь, “Татар-информ”). 5 декабрь көнне Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры Финляндиянең Хельсинки шәһәрендәге Татар-төрек диаспорасы үзәгендә И. Зәйниевнең “Бабайлар чуагы” спектаклен күрсәтә.

Камаллыларның Финляндиягә беренче генә баруы түгел, 90 нчы еллардан башлап алар анда 4 тапкыр чыгыш ясарга өлгергән. Соңгы тапкыр театр 2008 елда З. Хәкимнең “Телсез күке” спектаклен күрсәткән. Бу баруларында исә Г. Камал театрының кабатланмас артистлары: Наилә Гәрәева, Равил Шәрәфиев, Ринат Таҗетдинов, Ирек Баһманов, Әзһәр Шакиров, Венера Шакирова, Эмиль Талипов, Нәфисә Хәйруллина катанашуындагы “Бабайлар чуагы” лирик комедиясе тамашачыларга тәкъдим ителә.

6 сы көнне камаллылар Финляндиядәге татар диаспорасы белән очрашу уздырырга ниятли. Анда алар милли биюләр һәм җырлардан торган махсус әзерләнгән концерт күрсәтәчәк. Труппа Казанга 9 декабрьдә әйләнеп кайта, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100