Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Г.Камал театры директорын билгеләү мәсьәләсе хәл ителә – Айрат Сибагатуллин
Министр читләтеп кенә аның хәзерге вакытта директор вазыйфаларын башкаручы 30 яшьлек Илфир Якупов булу мөмкинлегенә ишарә ясады
(Казан, 14 август, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында труппа җыены вакытында ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин театр директорын билгеләү мәсьәләсенең хәл ителүен хәбәр итте. Бүген труппа җыены вакытында артистлар директорның исеме аталачагын көткән иде. Министр читләтеп кенә аның хәзерге вакытта директор вазыйфаларын башкаручы 30 яшьлек Илфир Якупов булу мөмкинлегенә ишарә ясады. Илфир Якупов директор вазыйфаларын элеккеге директор Шамил Закиров вафатыннан соң башкара башлаган иде. Аңарчы директор урынбасары булып эшләде.
Труппа җыены - күптәнге традиция. Бүген җәйге яллардан соң беренче көнне үк кече сәхнәдә барлык Г.Камал театры хезмәткәрләре җыелды.
Бу юлы җыенда Татарстан Республикасының Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, Г.Камал театры директоры вазыйфаларын башкаручы Илфир Якупов, Г.Камал театры артисты, театрның һөнәр берлеге рәисе Миләүшә Шәйхетдинова да катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз