news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Г.Камал театры артистлары Мәскәүдә Татарстанның Россиядәге вәкиллегендә кунак булды

Театр директоры Мәскәүгә гастрольләр оештыруда ярдәм иткән өчен Вәкаләтле вәкиллек җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре җиткерде.

(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”). Бүген Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге җитәкчелеге Мәскәүдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актерлары белән очрашты. Очрашуда Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, театрның директоры Илфир Якупов, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин, Татарстанның халык артистлары Фуат Әбүбәкеров, Әхмәт Хисмәтов, Илдус Габдрахманов, Раушания Юкачева, Татарстанның атказанган артистлары Минвәли Габдуллин, Рамил Вәҗиев, Олег Фазылҗанов һәм Ришат Әхмәдуллин катнашты, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

 
Татарстанның вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Мәскәүдә Тулы вәкаләтле вәкиллекнең эшчәнлеге, киләчәккә планнар турында сөйләде.
 
Илфир Якупов, үз чиратында, Вәкаләтле вәкиллек коллективына Мәскәүгә гастрольләр оештыруда ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. "Гастрольләр – артистларның сәхнәдә чыгыш ясаулары гына түгел, театрның килүе күп оештыру сораулары белән бәйле. Бу декорацияләрне алып килү, тамашачыларга хәбәрне җиткерү һәм башка мәшәкатьләр. Ярдәмегез өчен рәхмәт", – диде театрның директоры.
 
Исегезгә төшерәбез, 12-18 гыйнварында Россиянең Дәүләт академия Кече театрында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры соңгы елларда куелган 7 премьерасын күрсәтә. Гастрольләр Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыклары ярдәме белән үтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100