news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Г.Камал театры артистлары - иртә “атылган йолдыз” турында

Бүген Г.Тукайның әдәби музеенда Әхмәт Фәйзи әсәре буенча куелган “Тукай” спектаклендә Тукай ролен башкарган актер Дамир Хәйруллинны искә алачаклар

(Казан, 20 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген Габдулла Тукайның әдәби музеенда Әхмәт Фәйзи әсәре буенча куелган “Тукай” спектаклендә Тукай ролен башкарган актер Дамир Хәйруллинның тууына 70 ел тулуга багышланган “Атылган йолдыз” дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрелә.
Дамир Хәйруллин 1939 елда Киров өлкәсе Түбән Шүнә авылында туа. Ятим булып үсүгә карамастан, ул тормыш ыгы-зыгысында югалып калмый. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан педагогика училищесында белем ала. 1961 елда Мәскәүдәге М.Щепкин исемендәге театр училищесын тәмамлап, Г.Камал театрында эшли башлый. Сәхнәдәге беренче адымнарыннан ук өметле иҗат вәгъдә иткән талантлы артист, кызганычка, Тукай яшендә - 27 яшендә вафат була. Әнә шундый кыска гомерендә ул татар театры тарихында югалмас эз калдырып китәргә өлгерә. Әхмәт Фәйзинең “Тукай” әсәрендә - Тукай, Нәкый Исәнбәтнең “Муса Җәлил” драмасында – Алиш, Гафур Колахмәтовның “Ике фикер” пьесасында – Давыт, Фәтхи Борнашның “Яшь йөрәкләр”ендә - Сәйфулла, Шәриф Хөсәеновның “Зөбәйдә - адәм баласы”нда Фәрит образлары белән Дамир Хәйруллин гаҗәеп талантлы, киң диапазонлы артист икәнен исбатлый. Радио фондында сакланган язмаларда аның матур аһәңле тавышы бүген дә сокландыра, дулкынландыра.
Кичәдә Г.Камал театрының күренекле артистлары – Нәҗибә Ихсанова, Әсһәр Шакиров, Наил Дунаев, Хәлим Җәләй Дамир Хәйруллин хакында истәлекләрен яңартачаклар. Шулай ук театр белгече М.Арсланов, Казан музыка көллияте студентлары да катнашыр дип көтелә.
Тиздән Г.Камал театры сәхнәсенә менәчәк - Шәриф Хөсәеновның “Зөбәйдә - адәм баласы” спектакленнән өзекләр дә күрсәтелер дип көтелә. Чөнки Дамир Хәйруллин әлеге пьесада Фәрит ролен башкарган була.
Артистның Г.Камал театры музее архивында сакланган күпсанлы фотосурәтләре, афишалары тамашачыларга беренче тапкыр тәкъдим ителә. Кичә көндезге сәгать 14тә башлана, дип хәбәр итә Г.Тукай әдәби музее.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100