news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Г. Камал театры 109 нчы сезонында 4 премьера тәкъдим итә

Яңа сезон киләсе айдан башлана

 (Казан, 16 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 3 октябрь көнне Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры үзенең 109 нчы сезонын ача. Яңа сезонда камаллылар тамашачыларга 4 премьера: “Сөясеңме, сөймисеңме” (режиссеры − Радик Бариев), “Ричард III” (режиссеры − Илгиз Зәйниев), “Минем исемем Кызыл” (режиссеры − Максим Кальсин) һәм “Хуҗа Насретдин” (режиссеры − Фәрит Бикчәнтәев) тәкъдим итәчәк.

Бу хакта бүген яңа театраль сезон ачылу уңаеннан оештырылган матбугат конференциясендә театр директоры Илфир Якупов сөйләде. Ул шулай ук, гастрольләр графигы белән дә кыскача таныштырып үтте. Ноябрь аенда театр труппасы Ульяновск шәһәрендә Татарстан Республикасы көннәре уңаеннан буласы чараларда катнашачак. Гыйнварда Г. Камал театры спектакльләрен Мәскәү, февральдә Самара һәм Оренбург, Йошкар-Ола шәһәрләрендә яшәүчеләр карый алачак.

Театр 21 нче ноябрьдә Шанхайда (Кытай Халык Республикасы) узачак Х Халыкара АСТ заман театры фестивалендә дә катнашырга ниятли. Алар фестивальгә Йон Фоссе әсәре буенча куелган “Җәйнең бер көнендә” спектаклен алып бара.

Бу сезонда, гадәт буенча, истәлекле даталарны билгеләп үтү, “Яңа татар пьесасы” конкурсы җиңүчеләрен билгеләү, VI “Һөнәр” Бөтенроссия яшь татар режиссурасы фестивале һәм Төрки халыкларның ХII “Нәүрүз” Халыкара театр фестивален оештыру да планлаштырыла.

Матбугат конференциясендә яңа театр сезонында чыгачак премьераларның режиссерлары да катнашты.

Орхан Памук әсәре буенча куелган “Минем исемем Кызыл” спектакленең режиссеры Максим Кальсин бу проектны берничә театрга тәкъдим итүен, әмма камаллыларның гына бу идеяне күтәреп алуын яшермәде. “Минем исемем Кызыл” әсәре — минем өчен иң югары дәрәҗәдәге әсәрләрнең берсе һәм аны мин үзем сайлап алдым”, - диде.

Спектакльнең репетицияләре инде башланган. Төп рольне Илдус Габдрахманов башкарачак. Спектакльнең премьерасы 10 ноябрьгә булыр дип көтелә.

Уильям Шекспир әсәре буенча куелачак “Ричард III” спектакленең режиссеры Илгиз Зәйниев әлеге драматургны үзе өчен бөек кеше булуын атады. “Миңа калса, татар тамашачысы барысына да әзер һәм бар нәрсәне дә яхшы кабул итә. Шуңа да мин классик әсәрдә бер нәрсәне дә үзгәртмәдем, яңартмадым”, - диде ул.

“Сөясеңме, сөймисеңме... “ спектакле − Радик Бариевның өченче режиссерлык эше. “Мин бу пьесаны укып чыккач, шуның белән яши башладым. Россиядә бик популяр булган пьесага үземчә яңалык кертергә тырыштым”, - диде ул.

“Хуҗа Насертдин” спектакле премьерасы тамашачыларына Фәрит Бикчәнтәев сюрприз әзерләгән. Ул спектакльне әзерләгәндә Нәкый Исәнбәт язмаларына гына таянып түгел, ә Сирия язучысы Саадалла Ваннус иҗатына да мөрәҗәгать иткән. Шул рәвешле, “Хуҗа Насредтин” яңачарак вариантта сәхнәләштереләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100