news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Г.Камал театрның иң өлкән сәхнә йолдызы Рауза Хәйретдинова юбилейга әзерләнә

Дүрт Булат "алыштырган" Мәйсәрәнең 90 яшьлеген 5 мартта билгеләп узачаклар.

Г.Камал театрның иң өлкән сәхнә йолдызы Рауза Хәйретдинова юбилейга әзерләнә
Салават Камалетдинов

(Казан, 3 гыйнвар, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). 5 мартта Г.Камал исемендәге театр сәхнәсендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Рауза Хәйретдинованың 90 яшьлегенә багышланган юбилей кичәсе узачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә артистның ире, Бөек Ватан сугышы ветераны Нуретдин Ганиев хәбәр итте.

“Рауза белән бик бәхетле тормыш кичердек, – ди Нуретдин Ганиев. – Бергә яши башлавыбызга 65 елдан артык гомер узып китте. Минем бурыч Раузаны озаграк яшәтү, моның өчен барысын да эшлим. Әле менә юбилей алдыннан сәламәтлекне ныгытып алмакчы булабыз. Рауза татар театрының йолдызы, рәхмәт әле бүгенге көнгә кадәр тамашачы аны онытмый. Театрдагы сәхнәдәшләре дә хәлен белешеп тора. 5 мартта узачак бәйрәмгә әзерләнәбез. Раузаны яраткан театрына алып барырга иде исәп”.

Нуретдин Ганиев белән әңгәмәнең тулы вариантын тиздән “Интертат” республика электрон газетыннан укырга мөмкин булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot