news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Г. Камал сәхнәсендә — “Ричард III”

Спектакльдә 25 тән артык персонаж катнаша

 (Казан, 23 сентябрь, “Татар-информ”). 12 октябрь кичке 6 да Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры Ульям Шекспир әсәре буенча куелган “Ричард III” спектакленең премьерасын тәкъдим итә.

Спектакльне сәхнәгә Илгиз Зәйниев куя, баш рольдә — Искәндәр Хәйруллин.

Быел бөтен дөньяда танылган драматург Ульям Шекспирның тууына − 450 ел. Спектакльнең режиссеры И. Зәйниев: “Шекспир минем өчен дөнья авторы. Ул Англиянеке генә түгел, аның милләте юк — ул бөтен илләр һәм халыклар драматургы”, - дип саный.

Спектакльдә Г. Камал театрының труппасы тулы составта диярлек катнаша − барысы 25 тән артык персонаж, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100