news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Г.Камал исемендәге театр журналистларны “Курчак туе” спектакле премьерасына чакыра

Спектакльдә театрның популяр актерлары Әзһәр Шакиров, Алсу Гайнуллина, Рузия Мотыйгуллина, Айдар Хафизов, Радик Бариев, Рамил Вәҗиев, Раушания Юкачева уйный. Төп рольдә яшь һәм талантлы арт

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры журналистларны 3 ноябрьдә иртәнге сәгать унбердә драматург Гаяз Исхакый әсәрләре буенча Мансур Гыйләҗев һәм Ризван Хәмид инсценировкасында куелган “Курчак туе” спектаклен карарга чакыра. Спектакльдә театрның популяр актерлары Әзһәр Шакиров, Алсу Гайнуллина, Рузия Мотыйгуллина, Айдар Хафизов, Радик Бариев, Рамил Вәҗиев, Раушания Юкачева уйный. Төп рольдә яшь һәм талантлы артистка – Нәфисә Хәйруллина.

“Әле 20 нче гасыр башында ук татар әдәбиятының классигы Гаяз Исхакый үзенең әсәрләрендә без бүгенге көндә дә җавап таба алмаган сорауларны күтәргән. Кеше үз язмышына үзе хуҗамы, әллә инде дөньяның көчлеләре идарә иткәнгә риза булып, алар кулында курчак ролен генә үти аламы? Кемнеңдер кулында марионетка булырга теләмәгән яшь кызның мәгънәсез фетнәсе фаҗигага әйләнә, ләкин курчак йөртүче дә мәкере өчен кыйммәт түләячәк. Эш бары тик шунда гына: карт бүрене тиздән башка яшь ерткыч алыштырачак. Табигатьтә бу әйләнеш мәңгелек. Моны берни дә - сугышлар, революцияләр һәм башка социаль катаклизмнар да - беркайчан туктата алмаячак. Кайчандыр, абынып, тормышның иң төбенә эләккән һәм үз иптәшләре тарафыннан ук әхлакый җәберләнгән Камәр Казанская образы тамашачыны татар милләтенең язмышы, безнең үткәнебез, киләчәгебез һәм бүгенге көнебез турында уйланырга мәҗбүр итәр”, - дип хәбәр итә әлеге спектакль турында театрның рәсми сайты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100