Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Г. Камал исемендәге академия театры Мәскәүгә гастрольләргә җыена
Алар 8 спектакль күрсәтергә ниятли
(Казан, 9 гыйнвар, “Татар-информ”). 14-21 гыйнвар көннәрендә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Мәскәүгә гастрольләре узачак. Малый театрның төп бинасында төзекләндерү эшләре бару сәбәпле, камаллылар спектакльләрен әлеге театрның филиалы сәхнәсендә (Зур Ордынка урамы, 69 йорт) күрсәтәчәк.
Малый театр белән Камал театрының алмаш гастрольләре 2006 елдан башлап үтә, һәм ул күркәм традициягә әверелде. Яңа 109 сезонда Камал театры Мәскәүгә 8 спектакль алып бара, нигездә, премьералар, дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз