news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Г.Исхакыйның 140 еллыгы уңаеннан “Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар” җыентыгын бастыралар

Нәшер итү эшләре “Гаяз Исхакый һәм ХХ гасыр башында татар милли яңарышы” конференциясе кысаларында башкарыла.

Г.Исхакыйның 140 еллыгы уңаеннан “Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар” җыентыгын бастыралар
Салават Камалетдинов

(Казан, 6 сентябрь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Татар әдәбияты классигы, танылган публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның тууына 140 ел тулу уңаеннан, “Гаяз Исхакый һәм ХХ гасыр башында татар милли яңарышы” халыкара фәнни-гамәли конференция кысаларында “Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар” текстологик җыентыгы (5нче чыгарылыш) нәшер ителә. Бүген Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә конференциянең пленар утырышында шул хакта билгеле булды.

  • Гаяз Исхакый (1878-1954) – XX гасырда формалашкан яңа татар әдәбиятына нигез салучыларның берсе, татар халкының рухи-мәдәни үсешендә, татар милли-сәяси хәрәкәтендә үзенең лаеклы урыны булган күренекле шәхес. Илле еллык әдәби, публицистик һәм сәяси эшчәнлегендә, шул исәптән Франция, Германия, Польша һәм Төркиядә яшәгән чорларда, Гаяз Исхакый иллегә якын әдәби әсәр, йөзләгән мәкалә язган, уннан артык татар газетасы һәм журналын нәшер итү эшен җитәкләгән.

Пленар утырышта Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин чыгыш ясады. “Мин беренче чиратта Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты коллективы исеменнән бүгенге чарада катнашкан барлык дусларга һәм хезмәттәшләргә рәхмәтебезне белдерәм. Безнең хезмәтебезгә, безнең эшкә игътибар итеп, хөрмәт итеп әлеге чарага килгәнегез өчен, махсус шушы юбилейга дип барлап эшләнелгән кулыгыздагы хезмәтләр өчен рәхмәт. 1000 еллык тарихы булган татар әдәбияты күренекле каләм осталарына, фәлсәфи-шигъри фикер ияләренә бик бай. Бу борынгы заманнардан килә торган, халкыбызның рухи бөеклеген раслый торган күренеш. Шуларның бөекләреннән дә бөеге әлбәттә Гаяз Исхакый. Аның исеме татар халкы арасында ХХ гасырның беренче елларында ук танылу ала, беренче өйрәнчек әсәрләре басылып чыгуга сәләтле яшь егет хакында сүз тарала”, - диде Ким Миңнуллин.

  • “Гаяз Исхакый һәм ХХ гасыр башында татар милли яңарышы” Халыкара фәнни-гамәли конференциянең төп оештыручысы булып Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тора.
  • Гаяз Исхакыйның тууына 140 ел булу уңаеннан конференция материаллары җыентыгы, “Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар” текстологик җыентыгы (5нче чыгарылыш), “Гаяз Исхаки фотографияләрдә” буклеты нәшер ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100