news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Г.Исхакый: “Корбан итен мохтаҗларга, зәгыйфьләргә, гарип-горабаларга, күршеләргә бирегез”

“Кайберәүләр: “Минем күршемдә тол хатын, әби булса да, ул – чуваш, яһүд һәм марҗа, шуңа күрә мин аңа корбан ите кертмим”, - ди. Әмма алар да сөенсен, хәләл булган корбан итен авыз итсен һәм Исламга булган мәхәббәтләре артсын”, - дип аңлатып үтте мөфти

(Казан, 27 ноябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген бөтен мөселман дөньясы Корбан гаетен билгеләп үтә. ТР Мөселманнары диния нәзарәте рәисе, мөфти Госман хәзрәт Исхакый Кол Шәриф мәчетенә Корбан гаете намазына җыелган һәм “Татарстан – яңа гасыр” каналын караучы тамашачыларга мөрәҗәгать итеп: “Илләребезгә, көннәребезгә - хәерле иминлекләр, тынычлыклар, авыруларга – хәерле шифалар, өйләнмәгән, кияүгә чыкмаган газиз балакайларыбызга хәерле бәндәләр Аллаһ насыйп әйләсен. Ике гает арасында дөньяга балалар халкыбызга, динебезгә, мәмләкәтебезгә файдалы, хәерле, изгелекле балалар булсын, ике гает арасында никахлашкан яшьләребезнең араларына Аллаһы Тәгалә өлфәт-мәхәббәт бирсен, ике гает арасында мәчет-мәхәлләребезнең, мәдрәсә шәкертләребезнең дәвамы өчен биргән иганә-садакаларны Аллаһы Тәгалә кабуллардан кылсын”, - дип белдерде.


Мөфти сүзләренчә, Корбан гаетендә - догаларның кабул була торган вакытлары. “Чөнки без монда - җылы мәчетләрдә, Татарстанның Диния нәзарәте аркылы хаҗга киткән 3500 хаҗи кичә Гарәфәт тавында дога кылды. Төннәр буе Мүздәлифә аркылы үтеп, Минага кайтып, анда корбан чалып, ташлар атарга юнәлделәр. Аллаһу Сөбханәкә Тәгалә безнең кылган намазларыбызны, догаларыбызны, аларның кылган хаҗларын, догаларын – гыйбадәтләрен кабуллардан кылса иде”, - дип, мөфти изге теләкләрен җиткерде.


“Бүген Татарстанда – 1400гә якын, шул исәптән Казандагы алтмышка якын мәчеттә, мөселман кардәшләребез, тәкъбирләр әйтеп, Гает намазына җыелды. Мөбарәк булсын гаетләребез! Безне бүген бик күп кешеләр тәбрикләде. Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. бер хәдисендә: “Арагызда сәламнәр бирегез, тәбрикләр таратыгыз. Бер-берегезгә бүләк итеп сәламнәр тапшырыгыз”, - диде. Менә безгә шушы сәламнәр, тәбрикләр килде”, - дип, Госман хәзрәт РФ Президенты Д.Медведевның, РФ Премьер-министры В.Путинның һәм ТР Президенты М.Шәймиевнең котлауларын җиткерде.


Госман хәзрәт Исхакый бүгенге көндә рухи яңарыш кичерүебезне – асылыбызга –ата-бабаларыбыздан мирас булып калган дингә кайтуыбызны билгеләп үтте. Дин юлына басуы белән, кешенең үзен яңадан туган кебек хис итүен әйтте.


Мөфти республика һәм ил җитәкчеләренең котлауларында тәквалык, әхлаклылык, Аллаһыдан курку дигән төшенчәләрне искә алуын, бу сыйфатларның киләчәктә Россиягә һәм республикага иминлекне, тынычлыкны, үзара татулыкны китерәчәген белдерде. “Кара-каршы булса, бәрәкәт килми. Шуңа күрә нинди генә дин булса да, ул һәрвакыт тынычлыкка, татулыкка һәм бердәмлеккә чакыра. Бигрәк тә безнең Ислам динебез. Шуңа дәлил булып бүген монда җыелуыбыз тора”, - диде Госман Исхакый.


Мөфти үз вәгазендә Пәйгамбәрләр тарихына тукталып, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г. в. һәм пәйгамбәрләрнең атасы Ибраһим г.с. турында сөйләп үтте. Аллаһы Тәгаләнең безгә Корбан чалуның килеп чыгышы, аның ваҗиблыгы, ягъни тиешлеге турында сөйләде. Билгеле булганча, корбан гарәп теленнән якынаю, “Аллаһы Тәгаләгә якынайта торган әйбер” дип тәрҗемә ителә. Шәригать билгеләмәсендә исә корбан “гыйбадәт нияте белән билгеле бер шартларга туры килгән хайванны махсус вакытта Ислам кагыйдәләре буенча чалу” дигәнне аңлата.

 
Тарихтан билгеле булганча, Ибраһим галәйһиссәлләмнең озак еллар баласы булмый. Ибраһим г.с.: “Әгәр углым булса, мина аны Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен корбан итәр идем “, - дип нәзер әйткән була. Ибраһим галәйһиссәлләм малаен бугазларга җыенганда, Җәбраил фәрештә килеп, корбан итеп чалдырмаган. Аллаһы Тәгаләнең әмере белән, углы урынына бер куй китереп, шуны корбан итеп кылырга кушкан. Шуннан соң Ибраһим г.с., углын азат итеп, аның урынына шул куйны корбан итеп чалган. Шул вакытта бирле безгә Аллаһ ризалыгы өчен корбан чалу ваҗиб булып калган.


Корбан чалу кемгә тиеш дигәндә – акчасы һәм сәламәтлеге булган, маллары нисабка җиткән (бер ел буена кулланылмый яткан 80 мең сум акчасы булса) кешеләргә тиеш икән ул.


Быел корбанлык сарыкларын 3000-4500 сумнан табып була иде. Госман хәзрәт акчаны ел буена әрәм-шәрәм итмәскә, корбан чалырга җыеп барырга киңәш итте. Ә инде корбан чалырга хәленнән килмәүчеләрне, мөмкинчелеге булмаганнарны корбан ите белән сөендерү – безнең бурычыбыз. “Туганнары, кардәшләре, күршеләре корбан чалган вакытта иң беренче итеп шушы мохтаҗ булганнарга, зәгыйфьләргә, гарип-горабаларга алып барыгыз, уң һәм сул яктагы күршеләргә алып керегез. Кайберәүләр: “Минем күршемдә тол хатын, әби булса да, ул – чуваш, яһүд һәм марҗа, шуңа күрә мин аңа корбан ите кертмим”, - ди. Әмма алар да сөенсен, хәләл булган корбан итен авыз итсен һәм Исламга булган мәхәббәтләре артсын. Алар мөселманнарда нинди гаделлек, нинди күркәм бәйрәм барлыгын күрсен”, - дип аңлатып үтте Госман Исхакый. Ул Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылуның мәңгелек ләззәт китерүен хәбәр итте.


“Мәңге яшим дип дөньяны карарга кирәк, иртәгә үләм дип ахирәтебезне кайгыртырга кирәк”, - дип, мөфти гаеткә җыелган мөселманнарга намазларны вакытында укырга, ураза тотарга, кичләрен бераз гына булса да Корьән укырга, аның аңлатмалары белән танышырга, иртән йокыдан торгач шөкерана кылырга киңәш бирде. “Мөхтәрәм газиз кардәшләрем, Аллаһы Тәгалә безгә шундый байлыкны-муллыкны, иминлекне биргән икән, без гыйлем, Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт, хуҗаларыбызга буйсыну, бер-беребезне хөрмәт, хәрәмнән саклану, әти-әниләребезгә изгелек кылу белән дәвам итик. Әгәр әти-әниләребез исән икән, аларның кадерен белик, дөньядан үткән булсалар - аларга дога кылыйк, каберләрен зыярат кылыйк”, - диде ул. Мөфти дин кардәшләребезне кабат бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен теләде.


Аннан Кол Шәриф мәчетенә җыелган мөселманнар ике рәкәгать гает намазын укып, хөтбә тыңлап, Аллаһы Тәгаләгә шөкер-мактауларын җиткерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100