news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Г. Ибраһимов институтының Сәнгать белеме бүлеге фәнни басмалар циклын тәкъдим итте

Г. Ибраһимов институтының Сәнгать белеме бүлеге фәнни басмалар циклын тәкъдим итте
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать белеме үзәге галимнәре соңгы берничә елда дөнья күргән басма фәнни хезмәтләре циклын тәкъдим итте.

Басмалар арасында татарның театр, җыр, бию, скульптура, текстиль, йорт тышлыкларын уеп бизәү сәнгатенә багышланган китаплар, татар костюмына, Татарстан музейларындагы коллекцияләргә багышланган каталог-альбомнар бар. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында институтның яңа басмаларын тәкъдим итүгә багышланган матбугат конференциясендә Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать белеме үзәге мөдире Рауза Солтанова сөйләде.

«Без бүген тәкъдим итәсе китаплар циклын төрле сәнгать өлкәләренең тарихи үзенчәлекләрен, үсеш закончалыкларын һәм башка аспектларын өйрәнүне күздә тоткан фәнни хезмәтләр тәшкил итә. Әйтик, институтыбызның Сәнгать белеме үзәге белгечләре тарафыннан «Татарстан сәнгате тарихы» сериясеннән ике томлык хезмәт әзерләп бастырылды. Томнар Болгар татарларының Урта гасыр сәнгатенә һәм татарның скульптурасына багышланды.

«Татар йорты интерьерында текстиль» китабында татарның төрле техникада (тукучылык, чигү, бәйләү, челтәр үрү) җитештерелгән текстиль эшләнмәләре өйрәнелде. Йорт тышлыкларын уеп бизәү сәнгатенә «Татарларның йорт тышлыкларын бизәү халык сәнгате» китабы багышланды.

Бию сәнгате «Ар як удмуртларының бию фольклоры – Татарстан республикасының мәдәни мирасы», «Әстерхан татарларының хореография фольклоры» китапларында күпьяклы һәм комплекслы өйрәнелде. Җыр сәнгатенә «Музыка дөньясы», ике бүлектән торган «Саратов өлкәсе татарлары фольклоры» китаплары багышланды. Театр сәнгатенә «Татар театрының сәхнә графикасы» монографиясендә, «Осталар мәктәбе» китабында зур урын бирелде.

Шулай ук «Татарстан музейларының коллекцияләре» китабында 1920-1930 еллардагы ТАССР һәм Казан губерниясенең музей байлыгы өйрәнелде. Рәсем төшерү, графика, скульптура сәнгать әсәрләреннән тупланган «Шаляпин Казанда», «ЧелоВече» альбомнары төзелде.

«Татар костюмы» каталог-альбомы XIXнчы йөз азагы, XXнче йөз башы татар костюмы үрнәкләрен, баш, өс, аяк киеме, бизәнү эшләнмәләрен барлый. Әлеге проект Россия этнографик музее белән берлектә гамәлгә ашырылды. Фәнни хезмәт татар, рус һәм инглиз телләрендә басылды.

1968нче елда оешканнан бирле, Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать белеме үзәге татар сәнгать дөньясының «киңлеген, тирәнлеген үлчәүне», һәрьяклап өйрәнүне, тикшерүне максат һәм бурыч итеп куеп эшли. Әлеге юнәлештә безгә кадәр көч куйган өлкән белгечләребезнең васыятенә ияреп, без дә бүгенгебез һәм киләчәгебез өчен кыйммәте булырдай фәнни эшләр булдырырга тырышабыз. Эшебез дәвамлы һәм нәтиҗәле булсын», – диде Рауза Солтанова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100