news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Г.Ибраһимовка багышланган чара татар һәм башкорт тарихчылары арасында бәхәс чыгарды

Уфада узган конференциядә язучының эшчәнлегенә төрле галимнәрнең төрле яссылыкта караганы ачыкланды.

(Уфа, 26 март, “Татар-информ”, Илдус Фазлетдинов). Г.Ибраһимовка багышланган чара татар һәм башкорт тарихчылары арасында бәхәс чыгарды. 24 мартта “Ихлас” мәчетендә оештырылган гыйльми җыенда Галимҗан Ибраһимовның сәяси эшчәнлеген тикшерделәр. 

“Галимҗан Ибраһимов мирасы” дип аталган гыйльми-гамәли конференциядә катнашучыларны Уфа шәһәре Киров районы “Ихлас” мөселман дини оешмасы рәисе Мөхәммәт хәзрәт Галләм, Бөтендөнья башкортлары Корылтаеның Башкарма комитеты рәисе, Башкортстанның Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты Әмир Ишемгулов, Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары, филология фәннәре докторы Илшат Насыйпов сәламләде.

Чарага Уфа галимнәреннән тыш Казаннан тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков һәм тарих фәннәре кандидаты Илнар Гарифуллин килгән иде. Аларның чыгышлары әдипнең Башкортстан һәм Татарстан автономияләрен төзүгә керткән өлешен анализлауга багышланды.

Чыгыш ясаучылар Галимҗан Ибраһимовның башта “Татар-башкорт республикасы” идеясенә уңай караса да, соңыннан Башкортстан автономияле республикасын төзүгә, башкорт әдәби телен формалаштыруга керткән зур өлеше барлыгын билгеләп үтте. Җыенда кунак сыйфатында катнашучы башкорт тарихчылары Марат Колшәрипов һәм Азат Ярмуллин моның белән килешмичә, әдипнең азакка кадәр “Татар-башкорт республикасы” идеясенә тугры калуын билгеләде һәм татар тарихчыларын башкорт тарихын һәм шәҗәрәләрен үзләштерүдә гаепләде.

Моңа җавап итеп, Дамир Исхаков фәндә бер генә төрле фикер була алмавын, татар һәм башкорт тарихчылары арасында гыйльми проблемаларны уртага салып аерым сөйләшү үткәрү кирәклеген әйтте. Чара җанлы әңгәмә төсендә барды.

Гыйльми-гамәли конференциядә Башкортстан һәм Татарстан җирлегендә 1921-1922 еллардагы ачлык фаҗигаләре, аның Галимҗан Ибраһимов иҗатында чагылышы, әдипнең әдәбият, фән, педагогика, журналистика, фольклористика өлкәсендәге эшчәнлеге турында да чыгышлар тыңланды. Ибраһимовлар нәселенең дәвамчыларыннан берсе – Марат Ибраһимов тарафыннан төшерелгән “Төнлә яшьнәгән яшен” фильмы әдип биографиясенең моңа кадәр билгеле булмаган күп кенә яңа сәхифәләрен ачты. Фойеда әдипнең тормышына һәм иҗатына багышланган күргәзмә оештырылган иде.

Катнашучылар Галимҗан Ибраһимов исемен Уфада мәңгеләштерү өчен аңа һәйкәл ачу кирәклеге идеясен күтәреп чыкты. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100