news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Г.Ибраһимов исемендәге институт 2017 елда 5 комплекслы һәм 3 махсус экспедиция оештырган

Дәүләт программасы фәнни экспедицияләр географиясен киңәйтергә мөмкинлек бирә, ди галимнәр.

Г.Ибраһимов исемендәге институт 2017 елда 5 комплекслы һәм 3 махсус экспедиция оештырган
Михаил Захаров

(Казан, 27 март, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). 2017 елда Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты 5 комплекслы һәм 3 махсус экспедиция оештырган. Бу хакта “Татар-информ”да Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директорының фән эшләре буенча урынбасары Олег Хисамов әйтте.

Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Г.Ибраһимов исемендәге институтның Татарстан районнары һәм РФ төбәкләренә фәнни экспедицияләргә багышланган матбугат конференциясе булып узды.

“2014 елга кадәр фәнни экспедицияләрне институт үз мөмкинлекләреннән чыгып оештыра иде, ди - Олег Хисамов. - 2014 елдан соң комплекслы экспедицияләр, “Татарстан халкының милли үз тәңгәллеген саклау (2014-2019)”, “2014 -2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программалары кысаларында уза. Бу программа безгә экспедицияләр географиясен киңәйтергә мөмкинлек бирә. 2017 елда 5 комплекслы һәм 3 махсус экспедиция оештырылды. Болар Мөслим, Минзәлә районнары, Башкортстанның Стәрлебаш районы, Новосибирск өлкәсенең ике районы, Ульян өлкәсенең өч районында галимнәр эшләде. Моннан тыш Әлки, Киров өлкәсе Нократ авылы, Минзәләнең кабер ташларын өйрәнүгә махсус экспедицияләр үткәрелде. Институтта кабер ташларының электрон каталогы да эшләнелә”.

Олег Хисамов белдергәнчә, алдагы елларда институт планы буенча чит илләргә фәнни сәфәрләр оештыру планга кертелмәгән.


.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100