news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Г.Ибраһимов институты Мирасханәсендәге кулъязмалар интернет чыганакта туплана

Сайтны алдагы айларда киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итәчәкләр.

(Казан, 16 декабрь, "Татар-информ"). Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Мирасханәсендәге мәгълүматлар электрон вариантка күчерелә. Бу хакта "Татарстан" радиосына институтның  Язма һәм музыкаль мирас үзәге мөдире Илһам Гомәров хәбәр итте. 
 
Быел институт галимнәре һәм хезмәткәрләре Иркутск өлкәсе, Саратов өлкәсендәге татар авылларындагы сиксәнләп кабер ташын өйрәнгән. Мәгълүматлар барысы да электрон вариантта сакланачак. 
 
"Беренчедән, бу кыйммәтле ядкарьләрнең документлашуы. Икенчедән, аларның билгеле бер рәвештә төзелеп, фәнебезгә хезмәт итүе дип аңларга кирәк. Чөнки ташлар югалырга мөмкин", - диде Илһам Гомәров. 
 
Аның сүзләренчә, моннан ун ел элек булган кабер ташларының хәзер инде югалу очраклары бар. "Югалу табигать шартлары һәм кешеләр эшчәнлегенә бәйле", - дип аңлатма бирде галим. 
 
Кабер ташлары хакындагы мәгълүматлардан тыш, электрон чыганакка Мирасханәдәге кульязмаларны да урнаштыру планлаштырыла. Киләчәктә һәр кеше, шул рәвешле, Мирасханә чыганакларыннан файдалана алачак. Сайтны алдагы берничә айда тәкъдим итү ниятләнә.
 
Институтның "Мирасханә"сендә 50 меңнән артык документ саклана. Алар арасында борынгы чорладан алып, XIX-XX гасырга кадәр кулъязмаларны күрергә мөмкин. Шулай ук биредә XIX гасырдагы ике меңнән артык китаплар да урын алган. Биредә 213 фонд исәпләнелә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100