news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Г.Галимов: “Өлешчеләрне җәлеп итеп төзелә торган 70тән артык объект проблемалы санала”

Төзелеш эшләре тәмамлана алмый торган өлешчеләрнең бүген республика буенча 10 меңнән артыгы буенча мәсьәлә хәл ителмәгән

(Казан, 2 март, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). ТР Прокуратурасы коллегиясе карары белән, төзелеш өлкәсендә законлылыкның сакланышын тикшерү бу елга да республика прокуратурасының өстенлекле эшчәнлеге булып калачак. Узган елны законлылыкны анализлау нәтиҗәләре буенча, төзелеш күләме кимүгә карамастан, төзелеш өлкәсендә закон бозу очраклары кимемәве ачыкланды. Моның шулай икәнен гражданнарның прокуратурага мөрәҗәгатьләре дә раслый, мәсәлән, прокуратура адресына килгән барлык корреспонденцияләрнең 20 проценты, ягъни 3,5 меңнән артыгы, төзелеш барганда гражданнарның законлы хокуклары бозылу хакында бәян итә. Прокурор тикшерүе нәтиҗәсендә, закон бозылганлыкны төзәтү таләбе белән 100дән күбрәк рәсми документ язып тапшырылды, шуның кадәр чамада административ хокук бозу турында карар чыгарылды. Былтыр шулай ук гражданнарның законлы интересларын бозуга каршы төшеп, 10 җинаять эше кузгатылды, аларның күпчелеге буенча гаепләү карары чыгарылды.

ТР прокуроры урынбасары, юстиция өлкән киңәшчесе Газинур Галимов ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең узган ел эш йомгаклары буенча ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Министрлар Кабинеты, ТР Дәүләт Советы вәкилләре, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашында үткәрелгән утырышында сүз алып, әнә шундый мәгълүматлар китерде. Аның сүзләренчә, прокурор тикшерүләре урыннардагы төзелеш күзәтчелеге инспекторлары белән берлектә башкарылган. Нәтиҗәдә, “Свей” һәм тагын шуның кебек төзелеш фирмалары төзи башлаган йортларны салу эшен төгәлләү буенча чаралар күрелгән, Башкарма комитетлар тарафыннан җир участокларын арендалау сроклары арттырылган, бу исә өлешчеләр буларак төзелештә катнашкан гражданнарның милеккә хокукларын теркәргә мөмкинлек биргән. “Шулай да, өлешчеләрне җәлеп итеп төзелә торган объектлар борчу тудыра: Казан белән Чаллыда 70тән артык шундый объект проблемалы санала”, - дип, республика прокуроры урынбасары “Стройсервис”, “Аргос”, “Ветеран”, “Спецмонтаж”, “МагСтрой”, “СтройЛига”, “Тамерлан”, “Защита”, “Ада” һ.б. төзелеш фирмалары һәм ачык, ябык, җаваплылыгы чикле җәмгыятьләр законлылык мәсьәләсендә проблема китереп чыгаргаручылар буларак һәм әлегә проблемаларын хәл итүдә зур кыенлыклар булуын аерым телгә алды. Законны санга сукмаучыларга карата зур штраф санкцияләре кулланылуын искәртеп, Г.Галимов, үз вакытында штрафларны таләп итеп түләттерелмәве хокук бозуга этәргеч бирә, дигән фикер белдерде. Узган ел нәтиҗәләре күрсәткәнчә, штраф түләтү дәрәҗәсе югары булса да, закон бозуга карата язылган 1142 рәсми документ буенча штраф түләтелми калган.

Искәртеп үтәбез: ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Рәис Мөбарәкшин хисап чыгышында әйткәнчә, 2009 елда төзелеш өлкәсендә хилафлыклар буенча 71,3 млн. сум күләмендә штраф салынган.

Төзелеш эшләре тәмамлана алмый торган өлешчеләрнең бүген республика буенча 10 меңнән артыгы буенча мәсьәлә хәл ителмәгәнлекне исәпкә алып, алга таба да төзелештә андый югалтулардан саклану максатында, гражданнарга иминиятләштерү (страхование строительных рисков, договоров долевого строительства) зарур, дигән фикердә Г.Галимов.

news_right_1
news_right_2
news_bot