news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фёдор Бондарчук командасы Качалов театрында актёрлар кастингы уздырды

«КАМАЗ-Мастер» cериалs 2020 ел башында төшерелә башлый.

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Фёдор Бондарчук командасы Качалов театрында «КАМАЗ-Мастер» сериалы өчен актёрлар кастингы уздырган. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә.

«Качалов театры артистларының эш графигы тыгызлыгын истә тотып, кастинг театрда ук үткәрелде. Хәзерге вакытта театрда Жан Ануйның «Бал воров» спектакленең репетицияләре бара, Яңа ел әкияте әзерләнә», Кастингта театрның тәҗрибәле артистлары белән бергә яшьләр дә катнашты. Күбесенең кинода төшү тәҗрибәсе бар», — диелгән театр хәбәрендә.

  • Сериал 2020 ел башында төшерелә башлый. «КАМАЗ-Мастер» — сериалның эшче исеме. Фильм ТАССРның 100 еллыгы һәм КамАЗның 50 еллыгына багышлана. Фильм өлешчә Татарстанда төшерелә.
  • Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күптән түгел генә фильм төшерү уңаеннан күренекле режиссер һәм кинопродюсер Фёдор Бондарчук белән очрашкан иде. Очрашуда «КАМАЗ-Мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагин да катнашты.


news_right_1
news_right_2
news_bot