news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Футболдан соң инфаркт булган 34 яшьлек ир-атны клиник хастаханәдә коткарганнар

Татарстан Республика клиник хастаханәсе табиблары футбол матчыннан соң инфаркт булган 34 яшьлек ир-атны коткарган. Бу хакта хастаханәнең матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Ир-ат Кукмара районыннан. Ул 21 августта Ринат Мөхәммәтшин кубогына футбол буенча һәвәскәрләр чемпионатында үз оешмасының җыелма командасында уйнаган. Финалның 1/4 матчын уйнаганнан соң ул шунда ук өенә кайткан һәм хатынына күкрәк тирәсе авыртып торуын әйткән.

Футболчыны ашыгыч ярдәм машинасында Кукмара Район үзәк хастаханәсенә илткәннәр, анда аңа инфаркт диагнозы куялар. Ашыгыч ярдәм күрсәтеп, Республика клиник хастаханәсенә алып китәләр.

«Бездә ир-атка операция ясадылар – стентлар куйдылар һәм №3 реанимация бүлегенә күчерделәр. Атна дәвамында аны кардиологлар һәм реаниматологлар карап торды, аны канәгатьләнерлек хәлдә өенә кайтарып җибәрделәр, алга таба реабилитацияләү өчен шифаханәгә юллама бирелде», – дип сөйләделәр клиниканың матбугат хезмәтендә.

Табиблар сүзләренә караганда, ир-атны Республика клиник хастаханәсе һәм Кукмара Район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләренең тиз һәм җайга салынган эше нәтиҗәсендә коткарып калып булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot