news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Футболчы Роберто Карлос ислам динен кабул иткән

Бразилия футболы легендасы, Мадридның «Реал» командасының элеккеге сакчысы Роберто Карлос ислам динен кабул иткән. Бу хакта Төркия Милли Җыелышы депутаты Али Шахин хәбәр иткән.

Парламентарий сүзләренчә, аңа бу турыда Бразилиянең Ислам хокук белгечләренең милли ассоциациясе вице-президенты Джихад Хаммаде хәбәр иткән. Алар соңгы вакытта Роберто Карлос белән аралашкан, ә дүрт атна элек аның янында шәһадәт кәлимәсен әйткән, дип яза TRT телеканалы.

Карлос дөнья футболы тарихында иң яхшы сул сакчыларның берсе санала. Бразилия җыелмасы составында ул дөнья чемпионы һәм ике тапкыр Америка Кубогын яулаган. «Реал» составында уенчы өч тапкыр УЕФА Чемпионнар Лигасын отты.

news_right_1
news_right_2
news_bot