news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Футболчы Караденизның Биектаудагы мәчете кайчан төзелеп бетәчәге билгеле булды

“Рубин” футбол командасының элекеге уйнаучысы Карадениз Биектау районы Калинино авылында 2016 елда мәчет төзи башлаган иде.

Футболчы Караденизның Биектаудагы мәчете кайчан төзелеп бетәчәге билгеле булды
соцсети

(Казан, 29 август, “Татар-информ”, Алсу Гыйльманова). Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин “Татар-информ” хәбәрчесенә Калинино авылындагы “Рубин”ның элекке футболчысы Гекдениз Карадениз мәчетендә төзелеш ни өчен акрын барганын аңлатты һәм бинаның кайчан әзер булачагын әйтте.

“Мәчетнең төзелеше әкрен генә бара, барысы акчадан тора инде. Эшлисе эшләр аз түгел, төзекләндерү эшләрен башкарып бетерергә кирәк. Машиналар куярга туктап тору урыны кирәк, ул да бит акча сорый торган әйбер. Хәзерге вакытта манараны каплыйлар, ишекләр куялар, бөтенесенә акча кирәк. Төзелеш бер елдан, шушы вакытларда бетәр дип уйлыйм”, - диде Рөстәм Кәлимуллин.

  • Казанның "Рубин" клубы футболчысы Гекдениз Карадениз ярдәме белән Биектау районының Калинино авылында төзеләчәк мәчет нигезенә беренче таш салу тантанасы 2016 елның 23 июнендә булды.

Район башлыгы әйтүенчә, хәзерге вакытта Карадениз мәчетне төзүдә катнашмый, ул Төркиядә. “Аның якташы әлеге авылда яши һәм Карадениз белән элемтәдә тора, шуның аркылы мәчетне төзетә. Без ул якташы белән сөйләштек, Гекдениз ярдәм итеп торганын әйтте”, - диде район башлыгы.

“Авыл халкы көн-төн мәчеткә килеп йөри, авылда татарлар күп, бөтенесе көтәләр инде”, - дип хәбәр итте район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100