news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Футболчы Гёкдениз Карадениз Казанда хәйрия ашы уздырды

Төрек футболчысы “Зәкят” фондының мохтаҗ кешеләргә ярдәм итү өчен “Мохтаҗларны тукландыр” акциясенә өлеш кертте.

 (Казан, 16 декабрь, "Татар-информ") Бүген төрек футболчысы, Казанның “Рубин” командасы ярымсакчысы Гёкдениз Карадениз хәйрия ашы уздырды. Татарстан Диния нәзарәтенең “Зәкят” фонды футболчы ярдәме белән Казанда илле кешелек табын эзерләп, кешеләрне кайнар ризык белән сыйлады, дип хәбәр итә фондның матбугат хезмәте.

“Зәкят” фонды генераль директоры Ирек хәзрәт Җиһаншин сүзләренчә, мохтаҗ кешеләргә ярдәм итү өчен “Мохтаҗларны тукландыр” акциясе атна саен оештырылып тора. Акция үткәрелгән чорда инде 2 меңгә якын кешегә кайнар ризык ашатканнар. Бу атнада бу эшкә танылган футболчы өлеш керткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot