news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Футбол йолдызы Криштиану Роналду Казанга килә

Португалия футбол җыелма командасы Конфедерацияләр кубогында катнашачак составын игълан итте.

(Казан, 26 май, "Татар-информ"). Футбол буенча Европаның гамәлдәге чемпионнары – Португалия җыелма командасы Конфедерацияләр кубогында катнашачак составын игълан итте.

Фернанду Сантуш җитәкләгән командага "Бавария" клубы ярымсакчысы Ренату Саншештан кала Португалиянең барлык төп йолдыз уенчылары да эләккән диярлек. Алар арасында Мадридның "Реал" командасы һөҗүмчесе Криштиану Роналду да бар. Португалия җыелма командасы составына Россия чемпионатында чыгыш ясаучы сакчы – "Зенит" командасы футболчысы Луиш Нету да кергән.

Исегезгә төшерәбез, 17 июнь - 2 июль көннәрендә Россиянең дүрт шәһәре – Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Сочи футбол буенча Конфедерацияләр кубогын кабул итеп ала. Португалия футболчылары Россия, Мексика һәм Яңа Зеландия белән бер төркемдә уйный.

18 июньдә Казанда Португалия – Мексика матчын тамаша кылып булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100